Татар мәктәпләре эше уңай бәяләнде

Татар мәктәпләре эше уңай бәяләнде

(Уфа, 25 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Мәгариф министрлыгының соңгы коллегия утырышында республикадагы Илеш һәм Тәтешле районнары мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытуны оештыру мәсьәләсе каралды. Әлеге ике районда күпчелек халыкны татарлар тәшкил итә. Татар мәктәпләре дә башкаларга караганда күбрәк.

Чыгыш ясаучылар һәр ике райондагы татар мәктәпләре эшчәнлегенә анализ ясады. Әлеге тикшерү нәтиҗәләре бу төбәкләргә берничә тапкыр эш сәфәре ясаганнан соң чыгарылган. Илеш районындагы 61 мәктәптә җәмгысе 3108 татар баласы үз ана телендә белем ала. Шуңа өстәп, башка милләттән булган тагын 907 укучы шулай ук татар телен өйрәнә. Районда ана телен укыту буенча бай тәҗрибә тупланган. Татар телен барлыгы 48 мөгаллим укыта. Шуларның тик берсе генә махсус урта белемле, калганнары - югары уку йортларын тәмамлаган. Югары Яркәйнең 1нче урта мәктәбеннән Анфиса Сәлмәнова, 2 нче урта мәктәптән Роза Гозәерова белән Наилә Басыйрова, Бишкурай мәктәбеннән Рәмзилә Хәдимуллина, Базытамактан Илмира Ахунова, Кадер мәктәбеннән Сания Галиеваларның алдынгы эш тәҗрибәсе белән танышырга район мәктәпләреннән генә түгел, ә башка төбәкләрдән дә еш киләләр. Илмира Ахунова белән Сания Галиеваның «Ел укытучысы» район бәйгесендә җиңеп, республика конкурсында да матур нәтиҗәләргә ирешүе күп нәрсә хакында сөйли.

Тәтешле районында да татар теле һәм әдәбияты укытуның югары дәрәҗәдә алып барылуы хакында күп мәгълүматлар бирелде бу утырышта. Районда татар телен 20 мәктәптә 900 гә якын бала өйрәнә. Аксәет, Бәдрәш, Гәрәбаш һәм Чургылды авыллары мәктәпләрендә ана телен укыту аеруча яхшы оештырылган. Моңа байтак мисаллар китерелде. Гомумән, район укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча күп бәйгеләрдә катнаша һәм аларда җиңеп чыга. Югары Тәтешленең 1нче һәм 2 нче урта мәктәпләренең, шулай ук Чургылды урта мәктәбе укучыларының «Кызыл таң» гәзите үткәргән иншалар бәйгесендә һәм Казан шәһәрендә узган фәнни-гамәли конференциядә призлы урыннарны алулары шуңа ачык дәлил.

Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә Тәтешле мәктәпләрендә. «Аулак өй», «Нәүрүз бәйрәме», «Кәккүк чәе» кебек мәдәни чараларны укучылар бик теләп үзләре дә оештыра. Соңгы арада күренекле якташлары Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Зинира Атнабаева һәм Асия Смаковалар белән очрашулар оештыру да балаларны халкыбызның асыл затлары белән якыннан таныштыру максатында эшләнде.

Гомумән, БР Мәгариф министрлыгы коллегиясендә Тәтешле һәм Илеш районнарында татар телен һәм әдәбиятын укытуның заманча оештырылуы, укытуда яңа алымнар кулланылуы билгеләнде. Коллегиянең карарында әйтелүенчә, әлеге төбәкләр тәҗрибәсен башкаларга да җиткерү өчен киләчәктә методик әсбаплар чыгару максатка ярашлы булачак.