Сергей Собянинга татар халкы да рәхмәтле

Сергей Собянинга татар халкы да рәхмәтле

(Төмән, 25 февраль, «Татар-информ», Бибинур Сабирова.) Россия Президенты тәкъдиме буенча, Төмән өлкәсе Думасы 4 ел элек губернатор итеп сайланган Сергей Собянинны яңа срокка губернатор итеп калдыру турында бертавыштан карар кабул итте. Кичә Төмән шәһәре филармониясе бинасында үткәрелгән инаугурация мәрәсимендә Сергей Семенович өлкәнең яңа Уставын тулысынча һәм җиренә җиткереп үтәргә ант бирде.

Дума карарын җәмәгатьчелек тә ихлас күңелдән хуплады, чөнки өлкә халкы арасында Сергей Семенович зур хөрмәт яулап өлгерде. Ул Төмән өлкәсенең көньяк районнары, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округлары арасында бердәмлекне ныгыту, социаль-көнкүреш мәсьәләләренә игътибарлы булуы, юлларны төзекләндерү, өлкә үзәге Төмәнне цивилизацияле шәһәргә әверелдерү юнәлешендә күзгә күренерлек нәтиҗәләргә ирешүе белән халык ышанычын казанды. Татар халкы да аңа күп эшләре өчен рәхмәтле. Ул саз якларында югалып калган авылларның социаль-көнкүреш хәлен яхшырту өчен эзлекле эш системасы булдырырлык «Сазъяк программасы”н гамәлгә кертте.

Аның милли үсеш хәрәкәтен хокукый нигезгә салу өчен кылган гамәлләре дә ихтирамга лаек. Милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү өчен хакимият бюджетыннан акча елдан-ел күбрәк бүленеп бирелүе дә шул хакта сөйли.