Мәләкәс татар мәктәбендә балалар саны арта бара

Мәләкәс татар мәктәбендә балалар саны арта бара

(Ульяновски, 25 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсе Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә яңа гына тәпиләп киткән татар мәктәбе көннән-көн ныгый һәм тамыр җәя бара. Мәктәп рәсми рәвештә ачылганда, анда барлыгы 150 чамасы гына бала язылган иде. Ә Яңа ел алдыннан исә анда балалар саны 200дән дә артып китте. Монда тәрбия яхшы дип, башка милләт вәкилләре дә (шул исәптән руслар да) бирегә үз балаларын тапшыра башлады.

Чынлап та, яңа мәктәптә тәрбия мәсьәләсе яхшы куелган. Гадәти мәктәпләрдән аермалы буларак, биредә тәнәфес вакытларында коридор буйлап чабып йөрүчеләр күзгә чалынмый. Бәлки моңа сәнгати тәрбия дә үз өлешен кертәдер. Чыннан да, бу җәһәттән Мәләкәснең барлык татар оешмалары кулга-кул тотынып эшли. Мәләкәс татарларының җан азыгыдай танылган, Фәния ханым Хәлиуллина җитәкчелегендәге “Сүнмәс йолдызлар” исемле җыр ансамбле, мәсәлән, шәһәрнең Балалар иҗаты үзәгендә эшләп килүче “Жасмин” бию ансамбле белән берлектә әлеге татар мәктәбендә зур кичә оештырды. Анда танылган җырчыларыбыз Разия Билданова, Венера Нуруллина, Сабирҗан Мингалиев һәм Фәния Хәлиуллина үзе балаларны да, аларның әти-әниләрен дә милли моңыбыз белән таныштырды. Аларга алмашка үсеп килүче яшь җырчылардан Суфия һәм Шамил Зәйнулловлар, шулай ук Фәридә Әхмәтсафина бу ансамбльнең киләчәге өметле икәнлеген дә күрсәтте.

Кичәдә милли җыр-моң ялкынлы биюләр һәм шигърият белән үрелеп барды. Моңа Ләйсән Хаметшина белән Равил Шафигуллинның шомарган алып баручылар осталыгы да ярдәм иткәндер инде. Равил Шәфигуллин өстәвенә әле шагыйрь һәм “Өмет” газетасының иң актив хәбәрчесе дә. Аның туган авылы Парау язмышына багышланган язмалары беркемне дә битараф калдыра алмаслык. Ә шигырьләренә килсәк, аңа 2003 ел өчен “Өмет” газетасының Сәхаб Урайский исемендәге бүләге лауреаты исеме бирелүен әйтү дә җитәдер. Ләйсән Хаметшина да һәрьяклап уңган кыз. Мәктәптә балаларга ана телен генә түгел, ә гарәп телен дә өйрәтә. Ә Мәләкәс тамашачысы аны “Заман сулышы” исемле телевизион тапшыруның алып баручысы буларак та ярата.