Кырымтатар милли Мәҗлесе бинасына һөҗүм ясалды

Кырымтатар милли Мәҗлесе бинасына һөҗүм ясалды

(Симферополь, 25 февраль, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кырымтатар Милли Мәҗлесе бинасына билгесез кешеләр тарафыннан һөҗүм ясалды. Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев кабинетының һәм башка эш бүлмәләренең тәрәзәләре ватылган. Төнге каравылчының телефоннан чылтыратуы буенча шунда ук килеп җиткән Украина иминлек һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре бинага һөҗүм фактын билгеләп үтте. Гаеплеләрне эзләү бара.

Быелның 22 гыйнварында да шуңа охшашлы һөҗүм булган иде инде. Алдагы елларда да Милли Мәҗлескә каршы мондый вәхшилек гамәлләре кылынып килде. Мәсәлән, 1993 елда Милли Мәҗлес бинасына ут төртеп, барлык җиһазын һәм “Мерседес” автомашинасын яндырдылар. Ә 2004 елда билгесез адәмнәр бинага яндыра торган сыекча тутырылган шешәләр атты. Әмма бер генә факт буенча да гаеплеләр табылмады. Кырымдагы бүгенге вәзгыять сакланганда, аларның табылуы икеле.