Башкортстан һәм Татарстан язучылары арасындагы күптәнге элемтәләр өзелмәсен

Башкортстан һәм Татарстан язучылары арасындагы күптәнге элемтәләр өзелмәсен

(Уфа, 25 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Татарстан һәм Башкортстан яшь язучыларының кичә Уфада ачылган төбәкара иҗат семинары бүген дә эшен дәвам итә. Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән утыздан артык каләм остасы һәм Татарстаннан килгән кунаклар бүген Уфадагы Актерлар йортына пленар утырышка җыелды. Анда яшь һәм башлап язучы каләм әһелләренең иҗатына колачлы күзәтү ясалды. Республикадагы татар иҗатчылары әсәрләренә бәяне БР Язучылар берлеге каршындагы татар әдипләре берләшмәсе рәисе, прозаик Рәшит Сабит бирде. Ул Башкортстанда соңгы елларда татар әдәбиятында яңа исемнәрнең сизелерлек артуы хакында әйтте. Районнарда һәм шәһәрләрдә өметле яшьләрнең иҗатларын тикшерү максатында оештырылган күчмә утырышларда ачык күренә бу.

Семинар эшендә Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем алучы ике талип - Лилия Гыйбадуллина белән Динар Шәехов та катнаша. Алар икесе дә шигърият өлкәсендә үзләрен шактый өметле каләм ияләре итеп таныткан. Лилия туташ әле университетның беренче курсында гына белем ала. Шуңа да карамастан, мәктәптә 11нче сыйныфта укыганда ук, аның тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыккан. Аны Уфада хәтта «татарның Анна Әхмәтовасы» дип зурларга да өлгерделәр. Динар Шәехов та үзенең талантлы әсәрләре белән өлкән шагыйрьләрнең һәм әдәби тәнкыйтьчеләрнең дикъкатен җәлеп иткән. Әлегә ул университетның өченче курсында белем ала, андагы «Әллүки» әдәби берләшмәсен җитәкли.

Уфадагы семинарны оештыруда катнашучы Казан кунаклары “Татар-информ” хәбәрчесенә түбәндәге фикерләрен белдерде.

Динар Шәехов:

– Уфадагы бу очрашуга шатланып килдек. Яшь язучыларның иҗатына игътибар итү, аларның әсәрләренә үз вакытында бәя биреп тору бик тә файдалы күренеш. Татарстаннан безнең килү дә яхшы фал дип исәплим. Миңа Татарстанның күп кенә өлкән язучылары белән еш аралашырга туры килә. Алар ике тугандаш республика язучыларының элекке елларда дус-тату яшәве, гел очрашып аралашып торуы хакында сөйли. Менә шундый элемтәләр соңгы вакытта бик азайган иде. Инде менә киләчәктә, бәлки, шул аралашулар яңарып китәр һәм без яшь буын татар һәм башкорт язучылары да матур традицияләрне дәвам итәрбез. Алмашлап, бер Казанда, бер Уфада очрашып, иҗади процесслар хакында фикер алышып яшәү, бер-беребезнең яңа әсәрләрен, китапларын белеп тору беркемгә дә зыянга булмас.

Лилия Гыйбадуллина:

– Уфага килгәч, яшь иҗатчылар арасыннан шактый гына татар һәм башкорт егет-кызлары белән таныштык. Киләчәктә аларның иҗатын даими күзәтә барырбыз, дип уйлыйм. Безгә үз кабыгыбызда гына бикләнеп яту килешә торган эш түгел. Дөньядагы иң якын булган ике милләтнең иҗат вәкилләре гел элемтәдә торып, туганнарча яшәргә тиеш. Моны язмыш үзе шулай кушкан. Семинар эшеннән канәгатьмен, киләсе утырышны Казанда үткәрү дөрес булыр иде.

Уфада яшь язучылар семинары Актерлар йортындагы шигърият кичәсе белән тәмамлана. Анда яшь буын шагыйрьләр һәм прозаиклар үз әсәрләрен укып ишеттерәчәк, киләчәккә уй-ниятләре белән уртаклашачак.