news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстанның Ел студенты» премиясе лауреатлары үзләре теләгән вузда укый алачак

«Татарстан Республикасының Ел студенты» премиясенең өч лауреатына «Алгарыш» программасы нигезендә дөньяның үзләре теләгән югары уку йортында уку мөмкинлеге бирелде.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татарстанның Ел студенты» премиясенең гран-приена лаек өч лауреат дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында укый алачак.

«Татарстан Республикасының Ел студенты» премиясенең өч лауреатына «Алгарыш» программасы нигезендә дөньяның үзләре теләгән югары уку йортында уку мөмкинлеге бирелде. Бу хакта премияне тапшыру тантанасында билгеле булды. 

Лауреатлар өчлегенә Казан дәүләт медицина университеты һәм «Волонтер-медиклар»ның Татарстандагы региональ координаторы Анна Макарова, Казан кооператив институты Россия кооперация университеты укучысы һәм иң яхшы актер буларак Татарстанның Студентлар язы конкурсының гран-при иясе Виктор Петров, Казан милли тикшеренү технология университеты студенты, быел Владимир Потанин Фондының стипендиаль конкурсы җиңүчесе, шулай ук Россия яшьләр оешмасының Бөтенроссия яшьләр проекты конкурсында ике тапкыр җиңгән Рахматджон Хәлилов керде. Ул Татарстан Республикасында елның иң яхшы студенты да булып танылды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100