news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар томан турында кисәтә

Иртәгә көндез республиканың көнбатыш өлешендә буран көтелә.

Синоптиклар томан турында кисәтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген, 11 мартта, кич белән, шулай ук иртәгә, 12 мартта, төнлә һәм көндез, Татарстан территориясендә томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начарлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчле җил фаразлана.

Сишәмбе көнне көндез республиканың көнбатыш өлешендә буран көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100