news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядә төбәктә сәгать поясын үзгәртү турында сораштыру башланды

Чувашияне өченче сәгать зонасына (Мәскәү вакыты + 1 сәгать) күчерү турындагы мәсьәлә республика Дәүләт Советы депутатларының төбәк башлыгы белән очрашуында күтәрелгән иде.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Чувашия Хөкүмәтенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә Чувашияне башка сәгать поясына (Мәскәү вакыты + 1 сәгать) күчерү турында сораштыру башланды.

РИА Новости агентлыгы хәбәр итүенчә, Чувашияне өченче сәгать зонасына (Мәскәү вакыты + 1 сәгать) күчерү турындагы мәсьәлә республика Дәүләт Советы депутатларының төбәк башлыгы белән очрашуында күтәрелгән иде. Депутатлар хәбәр иткәнчә, авыл кешеләре даими рәвештә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Алар фикеренчә, бу кыр эшләрен көн саен озайтырга мөмкинлек бирәчәк.

«Чувашия Дәүләт Советында республикада сәгать поясын үзгәртү мөмкинлеге хакында фикер алышалар. Хәзерге вакытта безнең төбәк Мәскәү белән бер сәгать поясында. Сәгатьне сезонлы күчерү гамәлдән чыгарылганнан соң без даими рәвештә «кышкы» вакыт белән яшибез. Моның нәтиҗәсе буларак яз һәм җәй айларында көн озынлыгы кими. Кояш иртә чыга һәм иртә бата. Әлеге проблеманы сәгать укларын бер сәгатькә алга күчерү нәтиҗәсендә хәл итеп булачак. Ә сез ничек уйлыйсыз?» - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100