Чирмешәндә күп катлы йортларның ишегалларын төзекләндерәчәкләр

Бу эшләр «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарыла.

(Чирмешән, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәндә күп катлы йортларының ишегалларын төзекләндерәчәкләр. Язга Совет урамының 45, 45а, 47, 49 һәм Дзержинский 39а йортлары ишегалларына төзүчеләр килә.

Чирмешәннең күп катлы тагын биш йорты тирәсе төзекләндереләчәк. Бу эшләр «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Еллар үтү белән йортлар утырып, аларның ишегаллары биектә калу сәбәпле, язгы һәм яңгыр сулары подъездларга кереп йөдәтте, Дзержинский 39а йортында, бигрәк тә. Бу йортлардагы әлеге проблемадан „Безнең ишегалды“ программасы буенча котылырга булдык», — ди «Чирмешән» торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов.

Үткән ел Совет урамындагы 36, 38, 42, 44, 48 нче йортларның ишегалларында шундый эшләр башкарылган, төзекләндерелгән. Кайбер йортлар янында кер киптерү өчен махсус урыннар гына ясарга өлгермәгәннәр, аларны быел куярга ниятлиләр. Әлеге эшләргә, программа буенча, 10 миллион сум акча тотылган.