2021 елда Венгрия тышкы эшләр министры Петер Сийяртоның Татарстанга килүе көтелә

Министр Татарстанга уртак проектлар хакында фикер алышу өчен килә.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 2021 елда Венгрия тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийяртоның Татарстанга рәсми сәфәре көтелә.

Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Венгрия тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто Татарстан ягыннан проектлар хакында фикер алышу һәм сөйләшүләр үткәрү өчен чакыру алды. Ул шунда ук республикага килергә әзер икәнлеген белдерде, ягъни мин 2021 елда безнең министрның Татарстанга сәфәре көтелә дип әйтә алам», - диде Штифтер.

Татарстан һәм Венгриянең уртак проектлары (әйтик, нефть чыгару өлкәсендә) фикер алышуның төп темасы булырга мөмкин. Шунысын да искәртик: узган елның мартында «Татнефть» ГАҖ һәм Венгриянең MOL компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Татарстан һәм Венгрия арасындагы хезмәттәшлек турында тулырак Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтерның sntat.ru сайтына биргән интервьюсында укыгыз.