news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президентының төркемдәше: Миңнеханов студентлар дуслыгын бик югары бәяли

Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң 40 ел узгач, Татарстан Президенты курсташлары белән даими очраша.

Татарстан Президентының төркемдәше: Миңнеханов студентлар дуслыгын бик югары бәяли
предоставлено Анатолием Ильиным

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлегә кадәр студентлар чорындагы дуслары белән элемтәдә тора. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәрчесенә Казан авыл хуҗалыгы институтында ТР Президенты белән бергә укыган Казан технология университетының Азык-төлек технологияләре көллияте директоры Анатолий Ильин сөйләде.

«Соңгы очрашу 2018 елның августында булды. Мин аны оештыручы идем. „Без очрашырга телибез!“ — дип, Рөстәм Нургалиевичка хат язды. Ул килде. Безнең белән ул үзен һәрвакыт Президент буларак түгел, ә 236нчы төркем студенты итеп тота. Эшең ничек кенә тыгыз булмасын, вакыт таба һәм һичшиксез килә. Студентлар дуслыгының кадерен белә ул», — диде Анатолий Ильин.

Институттан соң студент елларындагы дуслар аралашуны дәвам итә һәм һәр биш елдан соң очрашулар уздырырга тырыша. Республика Президенты аларның һәркайсында актив катнаша, дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Ильин истәлекләре буенча, студент елларында Рөстәм Нургалиевич эрудицияле һәм үсеш алган егет булган, яхшы гына укыган, барлык зачетларны һәм имтиханнарын вакытында тапшырган. Президент бигрәк тә инженер дисциплиналары белән кызыксынды: теоретик механика, материалларның каршылыгы, черчение.

«Ул институтта барлык чараларда катнашты. Хәтерләвемчә, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына без аның белән сәхнәдә чыгыш ясадык. Ул реконструкциядә катнашты, ә мин шигырьләр укыдым: «данлы Җиңүнең 30 еллыгы…», — дип уртаклашты ТР Президентының курсташы.

Анатолий Ильин шулай ук булачак Президент белән бергә өйләренә, әти-әниләре янына кайтканын өстәде.

«Рөстәм Нургали улы ул вакытта ук машинада йөрергә бик ярата иде. Ул дүртенче яки бишенче курста «өченче»ме, «алтынчы» модельлеме машинада йөри башлады. Миңа Питрәч районына, аңа Саба районына кайтырга кирәк. Ул миңа «әйдә, Толя, кайтабыз!» — дип әйтә иде. «Шул вакыттан бирле ул автомобильләрне бик ярата иде. Юкка гына спорт мастеры һәм чемпион булмады», — диде Анатолий Ильин.

Моннан тыш, агентлык әңгәмәдәше киләчәктә аның институт буенча иптәше Татарстан Президенты булыр дип уйламавын да белдерде.

«Аның Президент булачагы турында мин хәтта уйламадым да. Безнең, аның төркемдәшләре өчен, әлбәттә, без бергә уку, аралашу, Кабан күленә су коенырга йөрү, учак ягу, „Сокол“ кафесында утыру һәм студентлар тормышы белән яшәү күңелле иде», — дип йомгаклады Анатолий Ильин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, «авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеген, «инженер-механик» квалификациясен алган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100