news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин түрәләрнең сишәмбе кабул итүе даими тикшереләчәген әйтте

Парламент рәисе гражданнарның мөрәҗәгатьләренә игътибарлы булырга кушты.

Фәрит Мөхәммәтшин түрәләрнең сишәмбе кабул итүе даими тикшереләчәген әйтте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җитәкчеләр, түрәләр һәр сишәмбе халыкны кабул итәргә тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген ТР Иҗтимагый палатасында очрашуда закон үтәлеше даими тикшерелеп торачагын әйтте.

«Без, Россия төбәкләренең бик азларының берсе исәбендә, халык белән эшләүнең әһәмиятен аңлап, ТР законын кабул иттек. Закон нигезендә, Хөкүмәт карары чыкты: һәр сишәмбе Бердәм кабул итү көне итеп билгеләнде», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин былтыр Лаешта прокуратура белән шушы закон үтәлеше тикшерелгәнен әйтте. «Күп кенә проблемалар ачыкланды. Бүген төрле дәрәҗәдәге түрәләр, хакимият, производстволар сишәмбе халыкны аз кабул итә, ничек тә качарга тырышалар, чөнки үзеңә җаваплылык алырга, язып алырга, хәл итәргә кирәк бит. Быел прокуратура белән сөйләштек, бу мәсьәләгә даими кайтачакбыз», — диде.

Парламент җитәкчесе Иҗтимагый палата әгъзаларына урыннарда халык белән ничек эшләүләренә игътибар итәргә киңәш бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, гражданнардан Татарстанның Иҗтимагый палатасына 1 меңнән артык мөрәҗәгать килеп ирешә. Сайлау кампаниясе барышында ул Дәүләт Советына халыктан 8300 мөрәҗәгать килгәнен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100