Зөфәр Рәмиев: “Фатих Әмирханның иҗади мирасы тиешенчә өйрәнелмәгән”

Хәзерге заман шәхесен тәрбияләүдә мәгърифәтчелекнең ролен ачыклыйлар
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). Бүген Казан шәһәренең 170 нче мәктәбендә “Күренекле шәхесләрнең мәдәни мирасына һәм милли сәнгатькә нигезләнеп, хәзерге заман шәхесен тәрбияләүдә мәгърифәтчелекнең роле” дип аталган республика фәнни–гамәли конференциясе уза. Язучы Фатих Әмирхан исемендәге быел икенче тапкыр оештырыла торган җыен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Мәгарифне үстерү институты, Татар дәүләт гуманитар–педагогика университеты белән берлектә үткәрелә. Җыенның максатлары зурдан – Фатих Әмирхан иҗатының әлегә кадәр билгеле булмаган өлкәләрен өйрәнү, яшьләрне фәнни эшкә тарту.
2005 елда Фатих Әмирхан исемендәге әдәби укулар рәвешендә башланып киткән очрашулар, узган ел, 170 нче мәктәпнең педагогик коллективы карары белән, беренче тапкыр фәнни–гамәли конференция итеп үткәрелә. Беренче Әмирхан укулары вакытында мәктәптә язучының музее ачыла. Анда Фатих Әмирханның тормышы һәм иҗатына кагылышлы сирәк материаллар җыелган. Фатих Әмирханның Казанда хәтта музее да булмаган вакытта, әлеге мәктәптә музей оешу – куанычлы хәл, дип билгеләп үттеләр бүген конференциядә катнашучылар.
Мәктәп директоры Рәмзия Исламова билгеләп үткәнчә, узган ел фәнни–гамәли конференциягә 150 тикшеренү–эзләнү эше тәкъдим ителгән. Шунысы әһәмиятле: Фатих Әмирхан иҗаты башкала укучыларын гына түгел, республиканың күп район укучыларын да кызыксындырган. Рәмзия Исламова сүзләренә караганда, Фатих Әмирхан берничә буын татар яшьләренең кумиры булган. Әмма үз замандашлары тарафыннан гына бик аңлау тапмаган.
“Безнең мәктәп Фатих Әмирханның якты исемен үзенә сыендырды. Аның биредә үз бүлмәсе – музее барлыкка килде. Музейда даими рәвештә “Хәят” дип аталган очрашулар уза”, – диде директор. Һәр елның март аенда 170 нче мәктәптә Фатих Әмирханның хәтер көннәре дә үтә икән.
Фатих Әмирханның бүген очрашуга чакырылган туганы, җәмәгать эшлеклесе Илдус Әмирханов, язучының иҗаты тиешенчә өйрәнелмәгән дигән фикерне үстереп, аның дөньяга карашлары, дөнья аренасында тоткан роле турында бик белеп бетермәүләрен ассызыклап узды.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев Фатих Әмирханның томлыкларын чыгару белән шөгыльләнгән кеше. Моннан 25 ел чыгарылган бу хезмәтләр ярдәмендә Фатих Әмирхан шәхесен күзаллап булмый дип саный галим. “Фатих Әмирхан “Әл–ислах”, “Кояш” газеталарында эшләгән. Ул вакытта аның бу газетларда чыккан язмаларын җыя башлагач, аларның йә дингә кагылышлы, йә инкыйлабтан соң Россиядән чит илгә киткән эмигрантлар (шул исәптән Гаяз Исхакый да) турында булуы ачыкланды. Шуңа күрә томлыкларга боларның барысын да кертеп булмады”, – диде Зөфәр Рәмиев, томлыкларның тулы булмавы турында аңлатып.
Татарстан Республикасы Тарих институтыннан тарих фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, Фатих Әмирханның әдәби мирасына узган гасырның алтмышынчы елларына кадәр “кара мөһер” сугылган булган. Шул алтмышынчы елларда бу мирасның бер өлеше юкка да чыгарылган дип исәпләнә. Галим Фатих Әмирхан иҗаты белән кызыксынучыларга республика архивларында эшләргә киңәш итә.
Бүген “Күренекле шәхесләрнең мәдәни мирасына һәм милли сәнгатькә нигезләнеп, хәзерге заман шәхесен тәрбияләүдә мәгърифәтчелекнең роле” дип аталган республика фәнни–гамәли конференциясе көн дәвамында секцияләргә бүленеп эшләчәк. Алар глобализация шартларында белем бирүдә гуманистик юнәлеш, кешелек кыйммәтләрен формалаштыру һәм кешелек кыйммәтләрен үзләштерү тәҗрибәсе, Фатих Әмирханның иҗади мирасы, хәзерге заман җәмгыяте үсешенең милли–мәдәни аспектларына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышачак.