Студентлар - министрда кунакта

Казандагы югары уку йортларында белем алучы яшьләрне нинди мәсьәләләр кызыксындыра, мәгариф һәм фән министрыннан алар нәрсә ишетергә тели?
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 25 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев башкалабыз студентлары активын кабул итте. Укучы яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап биргәнче, башта министр үзенең фикерләрен җиткерде.
«Яшьләребезгә карата булган бүгенге мөнәсәбәткә безнең киләчәгебез бәйле булуын яхшы аңлыйбыз, шуңа күрә студентларны кызыксындырган һәр мәсьәлә, аларны борчыган һәр проблема, хәтта көнкүрешкә кагылган вак-төяк мәсьәлә дә безнең игътибардан читтә калмаска тиеш, - ди Наил әфәнде. – Студентлар мохитен яхшы беләм дип уйлыйм, чөнки озак еллар дәвамында Алабуга педагогика университеты ректоры булып эшләгән кеше буларак бу өлкәдә тәҗрибәм зур. Кемнәрнедер торак мәсьәләсе борчый, кайберләрегез белем бирү сыйфатына риза түгел... Ә XXI гасыр – мәгариф заманы. Конкурентлык заманында үз урыныңны табу хәзер җиңел түгел. Максат куеп, шуңа ирешү юлында уңга-сулга тайпылмый баруы җиңел түгел, билгеле. Бөтен дөнья бездән курка, шикләнеп карый, һәм моны бер дә очраклы хәл дип булмый. Чөнки бездә белемлеләр күп, безнең югары уку йортларында әзерлек шактый югары. Совет мәгариф системасын, бигрәк тә мәктәп системасын югалтасы түгел иде дип саныйм мин, чөнки үз вакытында аның казанышлары зур иде. Үткәннәргә үкенеп яшәп булмый. Шуңа күрә югалтканнарны барлыйсы, уртак максатка ирешү юлында кулай тәҗрибәне кулланасы иде. Әйе, үзебезгә ярашлыны. Мәсәлән, Америка системасына безнең кул җитә торган түгел, аларда университетларга шулкадәр зур сумма бүлеп бирелә ки, без хәтта хыяллана да алмыйбыз бу хакта, алар бөтенләй башкача яши шул...»
Министрның гарьләнеп көрсенүе аңлашыла, билгеле... Ләкин ул төшенкелеккә бирелергә җыенмый: «Югары профессиональ белем бирү белән бәйле шактый мәсьәлә бар. Шуларның берсе – студентлар шәһәрчеге төзү. 100-120 меңләп студент бер тирәгә тупланып, мәдәни-күңел ачу урыны, бөтен төр спорт корылмалары булып, һәркем күңеле теләгән эш белән шөгыльләнсә, үзара аралашып яшәсә начар булыр идеме әллә? - ди ул. - Ул урынны мин Яшел Үзәндә - Казан метросының соңгы станциясеннән ерак булмаган җирдә дип күзаллыйм. Метродан кулланалар икән, финанс мәсьәләсендә Казан шәһәре өчен дә файдалы булыр иде бу. Әлеге идеям тормышка ашар дигән өмет бар».
Яшьләрнең укуга мөнәсәбе төрле булуын искәртеп, диплом сатып алу форсатыннан файдаланучыларның киләчәктә мөстәкыйль рәвештә үзенә урын таба алмауларын басым ясап әйтә министр. Ә инде чит илләрдә уку мөмкинлеге биргән грантларга конкурс үткәрү темасына тукталып, бу мәсьәләдә ул үзенең карашын белдерде: «Грантларга конкурсның «үтә күренмәле»легенә игътибар итәчәкбез. Кичә Президентыбызга югары һөнәри белем бирү проблемалары һәм аның киләчәге турында аналитик белешмә юлладым». Наил Вәлиев сүзләренчә, бездә, ягъни 3,8 миллион чамасы халкы булган республикада нибары 24 дәүләти югары уку йорты һәм аларның 14 филиалы булып, ә 13 дәүләти булмаган югары уку йорты һәм аларның 14 филиалы, тагын 90 вәкиллеге булуы бернинди кысаларга да сыймый. «Россиянең, әйтик, Мәскәү икътисад, статистика һәм информатика институтының 220 мең студенты бар, кереме - 4,5 миллиард сум. Шушы псевдовузның бездә 28 филиалы бар икән. Аларның, ил буенча саный китсәң, меңләгән филиалы һәм вәкиллеге. Белем бирсәләр икән әле, халтура белән шөгыльләнә бит алар! 100әр миллион сумнар әйләнә анда. Бу башбаштаклыкка каршы каршы көрәш башланды: Татарстан прокуратурасы, Эчке эшләр министрлыгы, Президент, Премьер-министр шул мәсьәлә белән шөгыльләнә, чөнки республикабыз икътисадына куркыныч яный бу хәл.» Әлеге мәсьәләдә әнә шулай кискен карашта министр. Уен эшмени, министрлык карамагында - 5227 уку йорты, шуңа күрә җаваплылыкны тоеп сөйли ул. Туасы көненә ышаныч баглап, аягында нык басып тора алырлык белемле яшьләр тәрбияләү – төп максатларның берсе. Ә инде алдап-алданып яшәүдән ни мәгънә? Шул хакта искәртә Наил Вәлиев.
Студентларны төрле мәсьәлә кызыксындыра. «Бездә бирелгән дипломнар чит илләрдә дә танылсын өчен, Европа мәгариф киңлегенә кертергә тырышалар. Чит илләргә барып белем алырга теләүчеләр арасыннан лаеклыларны сайлап алу өчен балл системасы кертелгән, ә студентларның белемен укытучылар бәяли. Теге яки бу сәбәпләр нәтиҗәсендә укытучы объектив булмаска мөмкин, шул юнәлештә эш алып барыламы?» яки тагын: «Россия чит илләргә «миләр агышы», ягъни галимнәрнең илне ташлап китүе буенча дөньяда беренче урында. Ә менә Болон процессы студентларны чит илләрдә бөтенләйгә калырга җәлеп итмәсме?», «Бик өлкән яшьтәге укытучыларның заман яңалыкларына, инновацион технологияләргә яраклаша алмавы күзәтелә. Моңа карашыгыз нинди?», «Россия төбәкләрендә Британия советлары ябылу турында фикерегезне беләсе килә, чөнки аны инглиз телен үзләштерүдә уңышлы гамәл дип санаган идек», «Кайбер югары уку йортларында инглиз теленнән имтихан тест рәвешендә алына. Мондый абсурд хәлгә чара күрелерме?» һ.б. бик күп сорау бирелде. Шуларның соңгы икесенә Н.Вәлиев болай дип җавап бирде: «Британия советлары Килешү нигезендә эшләргә теләмәде. Үз кагыйдәләрен урнаштырып, бернинди Килешүсез эшләүгә без шикләнеп карыйбыз. Татарстан Президенты бер дә юкка, яшьләребез кимендә өч телне – татар, рус, инглиз телләрен камил белергә тиеш, димәде. Теләсә кайсы илдә үзеңне яхшы хис итү өчен кирәк болар. Ә инде инглиз теленнән имтиханны тест рәвешендә алу белән килешеп булмый», - диде ул.
Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев очрашуда күтәрелгән мәсьәләләрне Ректорлар советына тикшерүгә куярга, һәр бирелгән сорауга телдән яки язма рәвештә җавап бирергә вәгъдә итте.
Чәйле табын артында булган әнә шундый эшлекле сөйләшү һәр як өчен дә файдалы булды.