Симферопольдә җирле хөкүмәт һәм мөселманнар арасындагы каршылык акцияләре дәвам итә

Акциядә катнашучылар Үзәк мәчет төзергә җыена
(Симферополь, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Симферопольдә Кырым мөселманнарының мәчет төзү өчен җир бүлеп бирү турындагы беренче карарны юкка чыгарган шәһәр советына каршы башланган каршылык акцияләре дәвам итә. Симферопольдән Ялтага чыгып китә торган трассада пикетчылар мәгълүмат стендлары урнаштырды, ә 2007 елда Симферополь депутатлары Үзәк мәчет төзү өчен җир бүлеп бирүгә каршы килгән җир участогында мәчет төзү эшләрен башлап җибәрергә әзерлек бара.
Әлеге территориядә дежур торучылар һәм бу акциягә ярдәм күрсәтүчеләр өчен уңайлы урын да әзерләнгән. Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Рефат Чубаров журналистлар өчен үткәрелгән брифингта, Үзәк мәчет менә шушы урында, элек шәһәр советы билгеләгән урында төзеләчәк, диде. Билгеле булганча, шәһәр советының бүгенге составы элеккеге составның карарын юк итмәкче була һәм ул урындагы җирне бирмәскә ниятли. Килеп туган вакыйгалар сәбәпле, Милли Мәҗлес секретариаты җитәкчесе Заир Смедляев Симферопольдә Үзәк мәчет төзү өчен җир бүленеп бирелү турында комментарийлар биреп белдерү таратты. Аерым алганда, анда: «2004 елның 25 июнендә Симферополь шәһәр советы башкарма комитетында, ә 2004 елның 15 июлендә Симферополь шәһәр советы сессиясендә Үзәк мәчет төзү өчен Ялтинская урамы, 22 йорт адресы белән җир участогы бүленеп бирелүе, аның мәйданының күләме күрсәтелгән карарлар кабул ителгән иде. Кырым мөселманнары Диния нәзарәте шушы карарлар нигезендә, Украина законнарын истә тотып, 2004-2007 елларда тиешле оешмалар белән килешүләр төзеп, Ялтинская урамы, 22 дә мәчет төзү өчен проект документацияләре әзерләп, карар кабул итү өчен, Симферополь шәһәр советына тапшырган иде.
Моннан тыш, 2007 елның 30 октябре һәм 30 ноябрендә Симферополь шәһәр советы депутатлары элекке кабул ителгән карарны юк итеп һәм бу турыда Диния нәзарәте белән килешеп тә тормыйча, әлеге Ялтинская, 22 адресы буенча җир участогын бирүгә каршы чыктылар. 2008 елның 10 гыйнваренда Ялтинская, 22 урамы буенча төзелгән документлар нигезендә, Диния нәзарәтенә хәбәр дә итеп тормыйча, мәчет төзү өчен Луговая, 6 адресы буенча җир участогы күрсәтелгән.
Симферополь шәһәр советы депутатларының күпчелеге тарафыннан кеше хокукларын кыерсыту максатыннан шундый оятсызлыкка бару, закокчылык нормаларын гына түгел, ә элементар әхлак нормаларын бозу факты, ислам динен тотучы Кырым халкының ачуын кабартты.
Белдерүдә Симферополь депутатларының шәһәр мөселманнарының Үзәк мәчет төзү теләкләре белән исәпләшмәүләре турында әйтелгән. Хәзер эшләп килүче мәчет бик кечкенә һәм, бигрәк тә, дини бәйрәмнәр вакытында килгән барлык кешене дә сыйдыра алмый.
«Үзләренең кырымтатар Милли Мәҗлесенә һәм Кырым Диния нәзарәтенә юллаган күпсанлы мөрәҗәгатьләрендә, җыелышларда Кырым мөселманнары хаклы рәвештә Кырым Автономияле Республикасы түрәләренең Симферополь шәһәре башлыгының һәм күпчелек шәһәр советы депутатларының Украинаның ислам динен тотучы гражданнарына үзләренең законлы хокукларын тормышка ашыруда кыерсыту гамәлләре куллануларына күрсәтәләр.
Алар шулай ук Кырым Прокуратурасының Украина гражданнарының конститутцион хокукларын ачыктан-ачык кыскан һәм үзләренең шушы гамәлләре белән милләтара күралмаучылыкны китереп тудырырга булышлык иткән Кырым автономияле Республикасы түрәләренә һәм Симферополь шәһәр советы җитәкчеләренә карата хокук чаралары күрмәүләренә күрсәтә», диелә белдерү текстында.
«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Үзәк мәчет төзелеше турындагы мәсьәләне уңай хәл итү буенча Кырым мөселманнары мөфтие Хаҗи Әмерали Аблаевның, кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе, Украина депутаты Мостафа Җәмилевнең, КАР Югары Радасындагы һәм Симферополь шәһәр советындагы кырымтатар милләтле депутатларның тырышлыгы Кырым хөкүмәтләренда аңлау тапмады», - диелә белдерүдә.
Шул сәбәпле, акциядә катнашучы ислам динен тотучы Кырым халкы, Украина Конституциясенең 39 нчы маддәсенә таянып, үзләренең конституцион хокукларын яклау максатыннан тыныч акция – Ялтинская, 22 адресы буенча мәгълүмати пикет үткәрә башладылар. Шулай итеп алар Кырым хөкүмәтләренең үз гражданнарын дини һәм милли билгеләнү буенча ачыктан ачык кимсетүләренә каршылык күрсәтәләр.