Кырым мөселманнары Украина президентына таләпләре исәпләнмәү турында хат юллады

Кырым мөселманнары Украина президентына үзләренең законлы хокуклары кысылудан зарланып мөрәҗәгать итте
(Симферополь, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Симферопольдә мәчет төзү өчен җир участогы таләп итеп пикетта торучылар Украина Президенты В.Ющенкога законлы хокуклары мәсхәрәләнү уңаеннан хат юллады.
«Кешеләрне ачыктан-ачык мәсхәрәләү, демократиягә һәм хаклыкка омтылган ярымутрау халкын дини һәм милли билгеләренә карап сегрегацияләү җәмгытьтә җәза алмый калырга тиеш түгел», - диелә хатта.
Билгеле булганча, президент декабрь азагында гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуы вакытында Кырымда җирле хөкүмәт тарафыннан китереп тудырылган җир мәсьәләсе яшәп килүен бөтен илгә белдергән иде. Аерым алып ул Үзәк мәчет өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсе турында да искәртте. Хат авторлары президентны һәм үзәк хөкүмәт органнарын, шул исәптән хокук саклау органнарын да, әлеге вакыйгага игътибар итәргә һәм җир мәсьәләсендә тәртип урнаштырырга чакыра.