Казан шәһәре районнары прокурорлары узган елда 5 меңнән артык хокук бозу очрагын теркәгән

Казан шәһәре прокуроры Илдус Нәфыйков Татарстан прокуратурасының йомгаклау коллегиясе утырышында чыгыш ясады
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Казан шәһәре районнары прокурорлары узган елда 5 мең хокук бозу очрагын теркәгән. Бу хакта бүген Татарстан прокуратурасының йомгаклау коллегиясе утырышында Казан шәһәре прокуроры Илдус Нәфыйков хәбәр итте.
Башкала прокурорлары былтыр аеруча өлешләп төзелештә катнашып, ялган тозагына эләккән гражданнар белән бәйле мәсьәләгә игътибар иткән. Илдус Нәфыйков әйтүенчә, Казанда төзелгән йортларның яртысы рөхсәт бирүче документларсыз сафка баскан. 65 проблемалы йорт буенча 6 җинаять һәм 50 административ эш кузгатылган. 20 торк йортны файдалануга тапшыруга ирешелгән.