Кафил Әмиров прокуратура эшчәнлегенең узган елгы күрсәткечләре турында җентекләп бәян итте

Татарстан Республикасы прокуратурасының коллегия утырышында иң мөһим юнәлешләргә күзәтү ясалды
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы хокук саклау органнарының узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясауга багышланган коллегия утырышларының чираттагасы прокуратурада узды. 2007 елда төрле юнәлешләр буенча төп эш күрсәткечләренә ТР прокуроры Кафил Әмиров күзәтү ясады.
Коллегия утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Генераль прокурорының Идел буе федераль округындагы урынбасары Эрнест Вәлиев, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, республика буенча баш федераль инспектор Марсел Галимәрданов, РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин, республика шәһәр һәм район прокурорлары, ТР ның башка хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Татарстан прокуроры сүзләренә караганда, узган елгы эш нәтиҗәләре буенча, Югары Ослан, Зәй, Азнакай, Биектау, Буа районнары прокурорлары оператив-эзләү эшчәнлегендә әлегәчә аеруча нәтиҗәлелеге белән мактана алмый. Алабугада да закон үтәлеше өстеннән күзәтчелек сүлпән барган. Кафил Әмиров бүген Алабуга прокурорын берничә мәртәбә кызарырга мәҗбүр итте. Югарыда телгә алынган районнарда бигрәк тә кискен җинаятьләрне ачыклау дәрәҗәсенең түбән булуы ассызыкланды.
Шуны билгеләп узарга кирәк: хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү дәрәҗәсенең яхшыруы күзәтелә. Алабуга, Спас, Югары Ослан, Казанның Совет районнарында исә хәбәрсез юкка чыккан гражданнарны эзләүгә игътибар җитеп бетмәгән. Прокурор бу уңайдан җинаять фактларын вакытында кузгату зарурлыгына басым ясады. Гражданнарның югалуы фактлары буенча алты ай һәм аннан да озаграк вакыт җинаять эшен кузгатырга ашыкмаган муниципаль берәмлек прокурорлары Кафил Әмировтан шелтә ишетте.
Татарстан прокуратурасы башлыгы чыгышыннан аңлашылганча, соңгы елларда прокуратура, эчке эшләр министрлыгы тырышлыгы нәтиҗәсендә җинаять эшләрен кузгатуны кире кагу фактлары азайган. 2005 елда бу хакта 5 мең 606 карар кабул ителгән булса, былтыр ул 122 кә тәңгәл булган. Элек теркәлмәгән җинаятьләрне учетка кую мәсьәләсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. 2005 елда яшереп калынган 61 җинаять ачыкланган, 2007 елда аларның саны 13 кә калган.
Кафил Әмиров искәртеп узганча, былтыр хокук саклау органнары сафына РФ прокуратурасы каршындагы тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе өстәлгән.
Республикада криминоген вәзгыятькә йогынты ясаучы оешкан җинаятьчелек, коррупция, экстремизм, террорчылык, наркотиклар әйләнеше мәсьәләсенә прокурор җентекләп тукталды. Аның сүзләренчә, әлеге негатив күренешләргә каршы тору юнәлешендә актив чаралар күрелсә дә, тулаем алганда, алар җәмгыятьтә әле һаман хакимлек итә. “Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше буенча мәсьәләнең иң киеренке ноктасы Бөгелмәдә. Биредә наркомания белән бәйле тискәре күрсәткечләрнең республика күрсәткечләреннән ике тапкыр күбрәк булуы билгеле”, - ди ТР прокуроры. Аның фикеренчә, киеренкелекнең сәбәбе Бөгелмәдә наркоконтроль һәм эчке эшләр органнарының бердәм эш итмәвендә. Бөгелмәдә наркоманиягә каршы көрәшне максат итеп куйган уртак бернинди чара да үткәрелмәгән. Кафил Әмиров билгеләп узганча, Бөгелмәдә наркотиклар кулланудан “ак үлем”гә дучар булу очраклары кимегән. Киләчәктә прокурор игътибарны наркомания тирән үтеп кергән урыннарны билгеләп, анда әлеге явыз социаль көчкә каршы тору гамәлләрен тормышка ашырырга киңәш итте.
2007 елда шәһәр һәм районнар прокурорлары тарфыннан экстремизм һәм террорчылыкка каршы тору турындагы законның үтәлешен тикшерүгә дә җитди игътибар бирелгән. Кафил Әмиров әйтүенчә, террорчылыкка каршы көрәштә ведомствоара эшче төркемнең, террорчылыкка каршы комиссия дә хәлиткеч роль уйный. Экстремимзга килгәндә, хокук саклау һәм органнары һәм җирле үзидарә органнарының гамәлләре җанлырак булырга тиеш, дип саный Кафил Әмиров. 2007 елда республикада “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” халыкара террорчылык оешмасының төбәк үзәге эшчәнлеге туктатылган. ТР прокуратурасы җитәкчесе эксремизм күренешләре ситуациясе өстеннән даими контроль алып барырга дигән күрсәтмәсен бирде.
Коррупциягә каршы көрәш – прокуратра эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. “Узган елда нигездә коррупциядә гаепләнүче урта һәм түбән звено чиновниклары фаш ителде”, - ди Кафил Әмиров. Коррупция фактлары саны 2006 ел белән чагыштырганда артыграк. Сарман, Питрәч, Балтач районнарында халыктан дәгъвалар килсә дә, бер генә коррупция факты да теркәлмәгән. “Прокурорлар профилактиканы онытты. Чиновниклар китергән матди зыянны кире кайтаруны кайгыртмый”, - дип тәнкыйтьләде прокурор. Ел дәвамында чиновникаларга карата законны бозмау буенча 17 кисәтү ясалган. Кафил Әмиров ришвәтчелеккә каршы “көрәш”нең Әгерҗедәге ачык мисалын китерде. Анда мәгариф бүлеге мөдире ришвәт алуда тоткарланган, әмма күпмедер вакыттан соң мәктәп директоры итеп билгеләнгән. Прокурор ассызыклаганча, алга таба коррупциягә хирыс вазифаи затларны фаш итү җанланырга тиеш.
Прокурор докладында тикшерү процессы туктатылган җинаять эшләрен һәм аларның нигезләнмәгән килеш кузгатылуы очраклары хакында да бәян итте. 2007 елда барлыгы 409 җинаять эше процессы туктатылган, бу 2006 ел белән чагыштырганда, 48,4 процентка азрак. Прокурор тарафыннан өстәмә тикшерү өчен кире кайтарылган җинаять эшләре 300 гә кадәр кимегән. Аларның чагыштырма авырлыгы 1 процентка тәңгәл.
Прокурор күзәтчелеге нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең берсе җинаятьләрне тикшерү мәсьәләсе буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен караудан гыйбарәт. 2007 елда мәхкәмә тарафыннан гражданнарның 29,9 процент дәгъвалары канәгатьләндерелгән. Халыкның социаль хокукларын яклау юнәлешендә элеккегечә аеруча кискен мәсьәлә булып, хезмәт хокукларын тәэмин итү санала. Прокурорларның намуслы эше нәтиҗәсендә хезмәт хакы буенча бурыч, агымдагы елның 1 гыйнварына 6,5 миллион сумга кадәр кыскара. “Быел эш урыны белән тәэмин итүчеләрнең пенсия фондына иминият взносларын күчерү буенча бурычларын киметү максатын күзаллаячакбыз”, - дип, Кафил Әмиров әлеге бурычның күләме 1,5 миллиард сумны тәшкил итүен хәбәр итте.
Әйтергә кирәк, өлешләп төзелештә катнашып алданган гражданнарны тораклы итү мәсьәләсендә дә прокуратура органнары үзләреннән саллы өлеш кертте. Ә торак өчен финанс чаралары керткән халыкның ышанычын үз вөҗданына алган, әмма аларның өметләрен акламаган төзүчеләргә тиешле җәза бирелде.
Өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында узган ел 501 хокук бозу очрагы теркәлгән. Аларның иң күбесе “Агросәнәгать комплексы үсеше” проектына кагыла. 2007 елда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 7 вазифаи заты, авыл җирлекләре, җирле үзидарәләрнең 8 башлыгы җинаять җаваплылыгына тартылган.