Кафил Әмиров: “Криминаль бизнесның нигезе булган финанс мәсьәләсенә игътибар бирү зарур"

ТР прокуратурасы оешкан җинаятьчел берләшмәләр эшчәнлеген фаш итү юнәлешендә югары нәтиҗәләргә иреште
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Соңгы елларда республика прокуратурасы, эчке эшләр министрлыгы һәм башка хокук саклау структуралары белән берлектә оешкан җинаятьчел берләшмәләр эшчәнлеген фаш итү юнәлешендә югары нәтиҗәләргә иреште. Бүген бу хакта ТР прокуратурасының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан прокуроры Кафил Әмиров бәян итте. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
2006-2007 елларда мәхкәмә карамагына, РФ Җинаять Кодексының 210 нчы маддәсе буенча оешкан җинаятьчел берләшмәләрнең 103 әгъзасына карата – 10, 209 нчы маддә нигезендә 31 банда вәкиленә мөнәсәбәттә – 3 җинаять эше тапшырылган. Җинаять җаваплылыгына барлыгы 419 оешкан төркем әгъзалары тартылган. Кафил Әмиров санап чыкканча, “Татарлар”, “Квартала”, “48 комплекс”, “Куяновские”, “Таһирҗановчылар”, һәм башка берләшмә әгъзалары кылган җинаятьләре өчен рәшәткә артына озатылган.
“Күпсанлы ату коралы арсеналын табып алу да криминоген вәзгыятьне йомшартырга ярдәм итте”, - ди прокурор. 2007 елда группировкаларда ату коралын эшкә җигеп башкарылган үтерү очраклары кимегән. Анализ күрсәткәнчә, оешкан җинаятьчел берләшмәләр тарафыннан кылына торган җинаятьчелеккә каршы көрәштә, криминаль бизнесның нигезен тәшкил итүче финанс мәсьәләсенә сүлпән караш яшәп килә. “Җинаятьчел төркемнәрнең таянычы булган финанс чыганакларын фаш итәргә кирәк. Юкса бу афәтне тамырдан корытып булмаячак”, - дип белдерде Кафил Әмиров.