Бөгелмәдә “Юл рәсемнәре” конкурсына нәтиҗә ясадылар

Бөгелмәдә юл хәрәкәте иминлеге темасына балалар арасында үткәрелгән рәсемнәр конкурсына йомгак ясадылар
(Бөгелмә, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Маргарита Суворова). Бөгелмәдә юл хәрәкәте иминлеге темасына балалар арасында үткәрелгән рәсемнәр конкурсына йомгак ясадылар. Шәһәрдә балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм кисәтү буенча зур эш алып барылуга карамастан, яшь җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең саны кимеми.
Юлны светофорның кызыл утына һәм тиешсез урында аркылы чыгу иң киң таралган очраклардан санала. Җәяүлеләр юлы булган очракта да, балалар юлдан баруны өстен күрә. 4-8 сыйныф укучылары арасында тәртип бозучылар аеруча күп. Шунлыктан Бөгелмәнең юл хәрәкәте иминлеге фонды тарафыннан оештырылган “Юл рәсемнәре” конкурсы нәкъ менә 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга юнәлдерелгән иде.
47 яшь рәссам ике этапта ярышты. Нәтиҗәдә, беренче яшь төркемендә “Кырмыска хәрәкәте кагыйдәләре” дигән эше белән Алинә Гарифуллина, “Беркайчан да ашыкма” дигән рәсеме белән Анастасия Боброва һәм “Киләчәк дәүләт автоинспекторы”н сурәтләгән Рушан Гобәйдуллин иң яхшылар булып танылды. 11-12 яшьлекләр арасында “Тукта” дигән плакаты белән Айгөл Хәлфиева, “Юл – игътибар зонасы” дигән темага мөрәҗәгать иткән Әлфия Шәймәрданова, “Кадрлар алмашы” дигән эше белән Наилә Мөфәзәлова призлы урынны яулады. Өлкән сыйныф укучылары арасында “Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә вакыт” дигән өндәмәсе белән Анастасия Дарменко, шулай ук Лилия Ишмакова һәм Диана Мөлековага тиңнәр булмады.