“Үзебез” яңа буын хәрәкәте татар җыры язмышы турында матбугат клубы утырышы уздыра

“Үзебез” яңа буын хәрәкәте татар җыры язмышы турында матбугат клубы утырышы уздыра

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген “Үзебез” яңа буын хәрәкәте “Гөлзадә” иҗат студиясе белән берлектә Татарстан Журналистлар берлеге бинасында “Татар җыры язмышы” дигән темага татар матбугат клубының чираттагы утырышын уздыра.

“Үзебез” хәрәкәте координаторы Резеда Сафиуллина хәбәр итүенчә, утырышта сүз татар җырының үткәне, бүгенге хәләте һәм киләчәге хакында барачак. Шулай ук бүгенге көндә киләчәк буынның үзаңын үстерүдә татар җыр сәнатенең роле һәм җыр сәнгатенең абруен күтәрү мәсьәләләрен карау күздә тотыла.

Матбугат клубын Татарстан республикасының халык артисты Гөлзадә Сафиуллина алып барачак. Анда танылган сәнгать эшлеклеләре, күренекле җырчылар, музыка белгечләре, талантлы яшьләр, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашыр дип көтелә.