Төркиягә салкын кыш килде

Төркиягә салкын кыш килде

(Төркия, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Камилә Кәрими). Үзенең кайнар кояшы, җылы диңгезе, мәһабәт кипарислары, пальмалары һәм аллы-гөлле розалары белән туристларның яраткан ял итү урыны булган Төркиядә салкын кыш хөкем сөрә. Кичә бөтен тирә-якны ап-акка төреп буранлап кар ява башлады. Әле бер көн элек кенә кояш үзенең җылы нурлары белән сөендерә иде. Һава җылылыгы 12 сәгать эчендә кинәт минус 10 градускача төште. Җылыга ияләшкән төрекләр өчен 0 градус та кот очыргыч салкын тоела. Шуңа күрәдер инде, минус 10 градус салкынны һәм буранны телевидение хәбәрләре “Төркиягә Себер кышы килде”,- дип хәбәр итте. Пальмалар һәм роза чәчәкләре өстенә яуган кар гаҗәп күренә. Шунысы кызык, аз гына кар да Төркиядәге тормышны туктату дәрәҗәсенә китерә. Урамда автомобильләр йөри алмый. Җылы һава шартларына көйләнгән транспорт чараларында кышка яраклаштырылган тәгермәчләр тагылмаган. Гәрчә кыш тәгермәчләре дә, юл полицейскийларыннан коткара алмый. Тәгермәчләрне тимер чылбыр белән уратып алырга кирәк. Әлеге шартны үтәмәсәң, юлыңа дәвам итә алмыйсың. Ә тимер чылбырлар шиналарга һәм асфальтка зарар бирә. Анысын инде уйлап торучы юк. Чөнки эшкә өлгерергә кирәк. Кайсыбер фирмалар ял игълан итте. Югары уку йортларында имтиханнар башка көнгә күчерелде.

Төркиядә иң салкын кыш 1990 нчы елның гыйнвар аенда булган. Ван районында температура минус 46 градуска төшкән. Бу Төркия тарихында иң суык кыш буларак теркәлгән. Иң күп кар – 5 метр 25 см. калынлыгында - 1954 нче елда Битлис районында яуган.

Белгечләрнең әйтүенчә, Төркиядәге “Себер кышы” әле тагын бер атна дәвам итәчәк.