Санкт-Петербургта камалашта калган ленинградлыларның ХУ съезды ачылды

Санкт-Петербургта камалашта калган ленинградлыларның ХУ съезды ачылды

(Санкт-Петербург, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Зәрия Хәсәнева). Кичә Санкт-Петербургта Камалышта калган ленинградлылар Халыкара ассоциациясенең ХУ съезды ачылды. Өч көн буена барачак бу форумга Россиянең төрле почмакларыннан, БДБ илләреннән һәм ерак чит илләрдән элеккеге ленинградлылар җыелды. 27 гыйнвар көнне съезд делегатлары Пискарев мемориаль зиратында оештырылган матәм чараларында катнашачак.

Ленинградлыларның искиткеч авыр шартларда үзләренең шәһәрләрен саклап калулары, тарихта алтын хәрефләр белән язылган. Бу данлыклы елъязмада татар халкы вәкилләренең дә исемнәре бар. Аларның берничәсен генә әйтеп үтик: Шамил Измаил улы Акбулатов, ул - камалышта калган Ленинград кешесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, «Инжстрой Санкт-Петербург» ябык акционерлык җәмгыяте президенты; Наил Гусуп улы Кикичев – Ленинград блокадасын татыган кеше, «Ленгазтеплострой» ябык типтагы акционерлык җәмгыятенең генераль директоры; Сайра Азыйм кызы Вельшакова – Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре; Мөхлисә Хәмзә кызы Зарипова – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе һ.б.

Искә төшереп үтик, 2001 елның 25 гыйнварендә Татарстан Республикасы Пискарев мемориаль зиратында Ленинградны немец илбасарларыннан саклаганда һәлак булган якташлары истәлегенә мемориаль таш куйган иде.