Мәҗлес кырым татарларыннан депутатлыкка кандидатлар исемлеген раслады

Мәҗлес кырым татарларыннан депутатлыкка кандидатлар исемлеген раслады

(Симферополь, 25 гыйнвар,«Татар-информ», Диләвер Османов). Кичә Симферопольдә үткәрелгән кырымтатар халкы Милли Мәҗлесенең чираттагы утырышында үзләренең конференцияләрендә район һәм шәһәр советларына кырым татарларыннан депутатлыкка кандидатлар күрсәткән төбәк мәҗлесләре исемлеге расланды.

Декабрь аенда үткәрелгән Корылтай карары буенча, Кырымдагы сайлауларда Милли Мәҗлес, РУХ белән бергә, Бөтенукраина блогына керә. Бу карар ике фактор буенча кабул ителгән: беренчедән – Милли Мәҗлес һәм РУХ милли хәрәкәттә гомумдемократик принципларга таянып эш итүче күптәнге сәяси партнерлар, икенчедән – кырым татарлары гомумукраина масштабында үз партияләрен төзи алмый. Чөнки аның өчен Украина буенча 13 кырымтатар бүлеге булырга тиеш. Ә бит кырым татарларының төп өлеше Кырымда яши.

РУХның кырымтатарлары исемлегендә 99 проценты Милли мәҗлесләр конференцияләрендә депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән кырым татарлары. Алдан килешү буенча бу исемлекләрдә РУХ вәкилләренә икенче урын бирелә. Төрле шарталарга карап РУХка һәр районда тагын бер-ике урын бирелүе мөмкин.