ТР хәрби комиссары урынбасарының улы суд залында сак астыннан азат ителгән

Ул ике айга өй арестына алынган

 (Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", Юлия Ревина). Бүген ТР хәрби комиссары урынбасары Дмитрий Гурылевның улы Владислав Гурылев Казан Идел буе район суды залыннан азат ителде. Искәртеп узабыз, Владислав Гурылев “ВЭБ-лизинг” ААҖ ннән җинаять юлы белән алынган милекне легальләштерүдә һәм мошенниклыкта гаепләнә. Ул 2014 елның февраленә кадәр өй арестына алынган.
Шулай итеп, суд сак астында булу чарасын үзгәртте. Элек ир-ат 2013 елның 1 ноябреннән 2013 елның 26 ноябренә кадәр сак астына алынган иде. 25 ноябрьдә сак астында калдыру срогы 26 декабрьгә кадәр озайтылды.
Тикшерү сак астында тоту срогын 2014 елның 25 февраленә кадәр озайту турында ходатайство язган иде, зыян күргән як вәкиле дә сак астында калдыруны сорады. Хөкем ителүче өй арестына алуны яки залог исәбенә чыгаруны үтенде.
Хөкем ителүче ир-атны яклаучы да өй шартларында арест салуны яки 600 мең сум күләмендә залог исәбенә җибәрүне сорады. Адвокат Всеволод Добрынин сүзләренә караганда, хөкем ителүче өйләнгән, үрнәк гаилә башлыгы, кече яшьтәге баласы бар. Моннан тыш, бүгенге көндә “ВЭБ-лизинг” ААҖ компаниясеннән лизингка алынган автомобильләр кире кайтарылган һәм хәзерге вакытта аларга арест салынган. Шулай ук ул Гурылевның сәламәтлеге (ул 2006 елдан бирле язвадан интегә) турындагы актны да теркәүне сорады. “Сак астында ул тиешле диетада тора алмый, шулай ук стресс кичерә. Бу авыруның кискенләшүенә китерә”, - дип ассызыклады ул.