Татарстанда су объектларын саклау буенча зур эшләр башкарылачак

Актай, Берсут, Шишмә, Зөя елгаларының сусаклагыч һәм яр буе саклау зоналары чикләре билгеләнер дип планлаштырыла

 (Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Быел Дала Зәе һәм Мишә елгаларының сусаклагыч һәм яр буе саклау зоналары чикләре билгеләнгән. Бу чаралар Актай, Берсут, Шишмә, Зөя елгаларында да уздырылачак. Бүген, Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров әнә шулай дип белдерде.

“Су объектларының сусаклагыч зоналары булмый торып, дәүләт күзәтчелегенең барлык чараларын да нәтиҗәле куллана һәм закон бозучыларны җаваплылыкка тарта алмыйбыз. Шуңа күрә, быел Татарстан Республикасының су объектларының сусаклагыч һәм яр буе саклау зоналары чикләрен билгеләү буенча эшләр алып барылды. Моңа федераль акчалар да җәлеп ителде”, - диде министр.

Су объектларын саклау эшләре даими рәвештә алып бара, мисал өчен, быел Кабан күленең хәлен яхшырту максатыннан зур эшләр башкарылган булса, 2015 елда узачак ярышларны күз уңында тотып, Казансу елгасында да төрле тикшерүләр алып бара башлаганнар. Артем Сидоров, бу уңайдан, соңгы 1,5 ай эчендә генә дә 30 закон бозу очрагы ачыклануын белдерде. Гомумән алганда, бу чүп ташлау белән бәйле хокук бозулар.

Министр җир катламнарыннан законсыз рәвештә файдалы казылмалар чыгару белән бәйле законсызлыклар турында да сөйләп үтте. Аның сүзләренә караганда, рөхсәтсез карьерлар казу очраклары соңгы вакытта шактый күбәйгән. Ел башыннан алып, бүгенге көнгә кадәр 179 очрак теркәгәннәр.

“Мондый хокук бозучы юридик затларга 800 мең күләмендә штраф каралган”, -дип ассызыклады министр.