Үкенерлек булмасын

Азнакайдагы җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучыларның җинаять эшләренә күз салсаң, күбесенең аларны исерек хәлдә кылганнары күренә

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Азнакайдагы җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучыларның җинаять эшләренә күз салсаң, күбесенең аларны исерек хәлдә кылганнары күренә.

Суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә үзенең хатасын танып, төзәлү мөмкинлеге бирә. Шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрнең, төзәтү эшләренә тартылганнарның тәртибен җәзаларны үтәтү инспекциясе контрольдә тота.

– Биредә исәптә торучыларның күпчелеге хөкем срогын закон таләпләреннән тайпылмый¬ча узып, туры юлга басалар. Ләкин дөнья булгач, төрле хәлләр була, хокук тәртибен бозучылар да юк түгел. Алар¬га карата административ беркетмәләр төзергә дә туры килә. Алай да тыңламасалар, үзләренә куелган таләпләрне тупас бозсалар, катгыйрак ча-ралар да күрәбез. Мәсәлән, агымдагы елның 11 аенда төзәтү эшенә хөкем ителгән 13 кеше суд карары нигезендә ирегеннән мәхрүм ителде.
Бүген инспекциядә исәптә 153 кеше тора. 16 кеше – мәҗбүри, 46 кеше – төзәтү эшенә, 78 кеше сынау срогы белән шартлы рәвештә хөкем ителгән, 10ысының ирекләре чикләнгән, баласына 14 яшь тулганчы хөкем срогы кичек¬терелеп торучы бер хатын-кыз бар, дип аңлатма бирә әлеге җаваплы эшнең асылы хакында җәзаларны үтәтү инспекциясенең Азна¬кай районы буенча филиалы начальнигы Алсу Солтано¬ва. Бу турыда “Маяк” газетасы яза.