Казанның “Яшел рекорд” дулкынына Яр Чаллы, Түбән Кама кебек башка зур шәһәрләр дә кушылган

Бүген ТР Министрлар кабинетында Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы уңаеннан Татарстанда үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясадылар

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Бүген ТР Министрлар кабинетында Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы уңаеннан Татарстанда үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясадылар. Брифингта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров катнашты.
“Быел экологик тәрбиягә аерым игътибар бирдек. Социаль - экологик юнәлештәге берничә масштаблы акцияләр уздырдык, экологиягә кагылышлы максатчан белем бирү программалары оештырдык. Шуларның берсе – үткән атнада уздырылган “Чиста дәрес” проекты”, - дип белдерде Артем Сидоров.
“Чиста дәрес” проектында 12 мең укучы катнашкан. Ул Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә уздырылган. Моннан тыш, республикада IX Бөтенроссия яшь геологлар олимпиадасы үткәрелгән, биредә Россия Федерациясенең 35 субъектыннан 400 укучы үз көчен сынаган.
Укучылар өчен махсус оештырылган чираттагы экологик проект “Чиста караш” дип атала. Анда РФның 24 субъекты катнашкан.
“Шулай да, миңа калса, халык тарафыннан иң яратып кабул ителгән чара – “Яшел рекорд” акциясе булды. Ул ноябрь аенда уздырылды. Акция кысаларында республикада 100 мең агач утыртылды”, - дип ассызыклады министр. Казанда эшчәнлеген башлап җибәргән “Яшел рекорд” дулкынына Яр Чаллы, Түбән Кама кебек башка зур шәһәрләр дә кушылган. Бу чараны киләсе елларда да уздырырга планлаштыралар. Бу уңайдан, Артем Сидоров :” Акция ярдәмендә гражданнар республиканың экологик ихтыяҗларын канәгатләндерде. Бу бер тапкыр гына үткәрелә торган чара түгел, һәм ул моның белән генә тукталып калмас дип уйлыйм”, - диде.