Иртәгә Татарстанда явым-төшем булмый диярлек

Төнлә һәм көндез ТР буенча - 1-6 градус салкын

 (Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). ТР синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава булуы көтелә. Төнлә һәм иртән ТРның күпчелек территориясендә кар һәм юеш кар явуы, кайбер районнарда бераз буран, бозлавык булуы ихтимал. Көндез явым-төшем көтелми.
Төнлә һәм көндез ТР буенча - 1-6 градус салкын. Юлларда – бозлавык.
Казанда төнлә кар явуы, көндез алмашынучан болытлы һава булуы көтелә.
Төнлә һәм көндез – 2-4 градус салкын.
26 нчы декабрьгә каршы төндә республикада болытлы һава була, урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Төнлә - 9 (аяз булганда - 13) градус салкын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.