Актаныш районы Мактаулы гражданы исеме Ринат Гариповка һәм Фирая Жданова-Солтановага бирелде

Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш 35 нче утырышы булып узды

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш 35 нче утырышы булып узды. Депутатлар каравына Актаныш муниципаль районының 2014 елга, 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында һәм районның Мактаулы гражданы исемен бирү турында сраулар чыгарылды.
Көн тәртибенең барлык мәсьәләләре дә тыңланып тикшерелде, тиешле карарлар расланды.
Шулай итеп, Актаныш муниципаль районының 2014 елга, 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты икенче укылышта кабул ителде.
Аннан соң, үз гомерен район игенчелеген үстерүгә багышлаган Ринат Гариповка һәм марафонга йөгерү буенча данлыклы спорт остасы Фирая Жданова-Солтановага районның Мактаулы гражданы исеме бирелде, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләр порталы.