Яңа ел бәйрәмнәрендә пассажирлар ташу өчен ГТЮ өстәмә 1400 вагон әзерләнгән

Алардан 29 состав формалаштырылачак
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Пассажирларга хезмәт күрсәтү буенча Горький төбәк дирекциясе яңа ел бәйрәмнәре чорына ерак араларга баручы өстәмә поездлар өчен 1400 вагон билгеләгән. Быел, узган ел ахырына караганда, 100 вагонга күбрәк әзерләнгән. Шуңа күрә бу юлы алардан 2007 ел ахырындагы кебек 18 состав түгел, ә 29 состав формалаштырылачак. Нәтиҗәдә, бәйрәм көннәрендә 180 өстәмә поезд хезмәт күрсәтәчәк.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Горький тимер юлыннан өстәмә поездлар, кагыйдә буларак, Мәскәү юнәлешенә генә билгеләнә иде. Быел аларга Чабаксар-Казан-Санкт-Петербург маршруты да өстәлгән.