Тиздән тимер юл вокзалы һәм аэропорт арасында пассажирлар ташуның бизнес-планы әзер була

Аны «Аэроэкспресс» җәмгыяте әзерли
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Казан тимер юл вокзалы белән «Казан» халыкара аэропорты арасында тимер юл ярдәмендә пассажирлар ташу проектын гамәлгә ашыруның төп финанс чыгымнарын « Аэроэкспресс» ҖЧҖ алачак. Бу хакта Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә. Әлеге карар Горький тимер юлы, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Аэроэкспресс», «Желдорипотека» җәмгыяте җитәкчелеге катнашында Түбән Новгородта узган киңәшмәдә кабул ителгән.
«Аэроэкспресс» аэропорт- вокзал маршрутында пассажирлар ташу өчен күчмә состав – рельстагы автобуслар алуны, «Казан» станциясендә тимер юл терминалы төзүне, пассажирларны теркәү өчен кирәкле җиһазлар сатып алуны кайгыртачак. Бу составка багаж өчен махсус вагоннар тагылачак.
Горький тимер юлы үз өстенә юл инфраструктурасы төзүне ала. Татарстан ягы, үз чиратында, тимер юл белән автомобиль юллары кисешкән урыннарда автомобильләр өчен чыгу урыннары төзүне кайгыртачак. «Аэроэкспресс» җәмгыяте әлеге интермодаль проектның бизнес-планын киләсе елның 15 гыйнварына әзерләп бетерергә вәгъдә итә.