Татарстанда хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе төгәлләнде

Бүген Татарстан егетләренең соңгы партиясе армиягә юл тотачак
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Татарстанда хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе төгәлләнде. Хәрби хезмәткә чакыру буенча Татарстанга бирелгән наряд үтәлде.
“Татар-информ” агентлыгына ТР хәрби комиссариатыннан хәбәр итүләренчә, бүген кич Татарстан егетләренең соңгы партиясе армиягә юл тотачак. Алар Мари Эл Республикасында (стратегик билгеләнүдәге ракета гаскәрләре), Волгоград өлкәсендә (коры җир гаскәрләре), Сарытауда (махсус төзелеш), Архангельск өлкәсендә (махсус төзелеш) һәм “Нара” станциясендә (стратегик билгеләнүдәге ракета гаскәрләре) хезмәт итәчәк.