Татарстан Республикасы 805 мең сумга 36 машина сатты

ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы автотранспорт чаралары аукционын үткәрде
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Татьяна Юшканцева җитәкчелегендәге комиссия узып баручы елда соңгы автотранспорт чаралары аукционын үткәрде.
Сатуга дәүләт структуралары файдалануында булган 60 берәмлек автотранспорт чарасы куелган иде. Алар – гомуми башлангыч бәясе 1 миллион 213 мең сумлык 4 микроавтобус, 2 йөк автомобиле, 5 чит ил машинасы һәм Россия җиңел транспортының төрледән-төрле маркалары.
ТР Җир һәм милек мөнәсәбтләре министрлыгының күчемсез милек идарәсе белгечләренең мәгълүматларына караганда, һәр автомобильнең башлангыч бәясе аның башлангыч бәясеннән 2 мәртәбә диярлек артып киткән. Мисал өчен, 2003 елда чыккан “Фольксваген Пассат” – 246 мең (башлангыч бәясе – 120 мең сум), 1999 елда чыккан “Донинвест Кондор” маинасы 82 мең 500 сумга (50 мең) сатылган.
805 мең сумга барлыгы 36 машина сатылган. Аларны сатудан кергән акча республика бюджетына күчереләчәк, дип хәбәр итә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте.