Мәскәү вокзаллары чыршы бәйрәменә килүче укучыларны кабул итәргә әзер

27 декабрьдәге Үзәк чыршы бәйрәменә илнең төрле төбәкләреннән меңнәрчә мәктәп укучысын көтәләр
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). 27 декабрьдә Мәскәүдә, Дәүләт Кремль Сараенда, россиякүләм чыршы бәйрәме узачак. Быел да үзәк бәйрәмгә илнең төрле төбәкләреннән меңнәрчә мәктәп укучысын көтәләр. Мәскәү вокзаллары кунакларны 26 декабрьдән кабул итә башлый.
«Россия тимер юллары» ның рәсми сайты хәбәр итүенчә, бәйрәмгә балалар алып килүче поездларның хәрәкәт графигы төбәк хакимиятләре белән килештерелгән. Пассажир поездларына укучылар өчен иминлек каешлары белән җиһазландырылган махсус вагоннар тагыла. Юлда балаларның туклануын тәэмин итү аерым контрольгә алына.