«Кешеләрне берләштерүче җеп» конкурсына йомгак ясалды

Җиңүчеләрне бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында хөрмәтләделәр
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында «Кешеләрне берләштерүче җеп» («Людей связующая нить») дигән I республика конкурсына нәтиҗәләр ясады. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы уздырган әлеге журналист эшләре бәйгесенең максаты бер яктан, республикада мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенең үсеш перспективаларын, проблемаларын киң кырлы яктыртуга ММЧ җәлеп итү булса, икенчедән, мәгълүмат технолгияләрен популярлаштыру. Бүгенге көндә инфокоммуникация хезмәтләре базарын үстерү һәм киңәйтү халыкның тормыш шартларын яхшыртуда иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.
Конкурска алынган эшләр 5 номинациядә бәяләнгән. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә минстры Фәрит Фазылҗанов җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе аларда мәгълүмати яктан тулылыкка, язу стиле, теманың актуальлегенә, теманы яктырту тирәнлегенә, аңа ориганаль якын килүгә төп игътибар биргән.
«Иң яхшы тележурналист» номинациясендә «Татарстан» ДТРК корреспонденты Екатерина Сударева, «Иң яхшы фотокорреспондент» номинациясендә «Событие» иҗат төркеме фотографы Игорь Лупанов, «Электрон Татарстан» темасын иң яхшы яктыртучы» номинациясендә «Фролов» нәшрият йорты директоры Ярослав Фролов, «Иң яхшы мәгълүмат язмасы» номинациясендә «Прайм-тасс» мәгълүмат агентлыгы корреспондынты Наталья Спиридонова, «Иң яхшы автор» номинациясендә матбугаттагы аналитик материаллар сериясе өчен «Время и деньги» газетасы журналисты Галина Кирилович һәм «Бизнес-онлайн» электрон басмасы хәбәрчесе Жанна Печенко лаек булды. Ә беренче конкурсның иң олы бүләге – Гран-при электрон һәм басма мәгълүмат чараларында тармак проблемаларына багынланган материаллар сериясе өчен «АК&М» агентлыгы махсус корреспонденты Әнвәр Маликовка бирелде. Министр Фәрит Фазылҗанов җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Конкурста катнашкан бертөркем журналистларның эшләре министрлыкның Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Бүләкләнүчеләр арасында «Татар-информ» хәбәрчесе Сергей Семеркин да бар.