“Инициатива” республика социаль проектлар конкурсына йомгак ясалды

“Инициатива” республика социаль проектлар конкурсы җиңүчеләре бүләкләнгән
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 2007-2009 елларда Татарстан Республикасында халыкны наркоманиядән профилактикалау республика максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан оештырылган “Инициатива” социаль проектлар конкурсына йомгак ясалды. Бәйгенең максаты – яшьләрне алкоголь, тәмәке һәм псхихоактив матдәләр белән бәйле проблемаларны хәл итүгә җәлеп итү.
24 конкурс эше арасында – Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләренең яшүсмер клублары, яшьләр үзәкләре, иҗтимагый оешмаларының наркоманияне профилактикалау буенча проектлар.
Конкурсның эксперт советы иң яхшы өч проектны югары бәягә лаек дип тапкан. Алар, Казан психологик-медицина-социаль ярдәм мәктәп үзәгенең “Дружные дворы” проекты, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарәнең “Аметист” наркотикларга каршы тәрбия буенча яшүсмер клубының студентлар мохитендә социаль негатив күренешләрне профилактикалау проекты һәм Яр Чаллының “Диалог” психологик-педагогик ярдәм үзәге “Юнион” ресурс үзәге эшчәнлеге программасы.
Барлык җиңүче проект авторларына 56 шар мең сум күләмендә грант тапшырылган, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.