Фикрәт Юртер Кырымда киң җәмәгатьчелек белән очраша

Танылган хокук саклаучы, кырымтатар милли хәрәкәтенең эмиграциядәге лидерларыннан берсе, язучы һәм публицист Фикрәт Юртер Кырымда киң җәмәгатьчелек белән очрашу уздыра
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Радик Муллагалиев). Танылган хокук саклаучы, кырымтатар милли хәрәкәтенең эмиграциядәге лидерларыннан берсе, язучы һәм публицист Фикрәт Юртер 30 декабрьдә Кырым инженерлык-педагогия университетында киң җәмәгатьчелек белән очрашачак. Әлеге җәмәгать эшлеклесенең Кырымга килүе, бигрәк тә, кырым татарлары өчен кыйммәтле, чөнки ул һәм аның көрәштәшләре кырымтатар Милли Мәҗлесенең хәзерге җитәкчесе Мостафа Җәмилевне тоткыннан коткару буенча комитет төзүдә катнашкан иделәр. Бер көн алданрак, 29 декабрьдә, «Голос Крыма» газетасы редакциясендә Ф.Юртер катнашында матбугат конференциясе уздырыла.
Фикрәт Юртер 1932 елда Кырымның Судак районы Ай-Серез авылында укытучы гаиләсендә туа. Сугыш вакытында аның гаиләсе Төркиягә эмиграцияләнә, һәм ул анда лицейны уңышлы гына тәмамлый. 1955 елда ул Алманиягә китә һәм Аахен университетының механика факультетына укырга керә. Алманиядә ул төрки студентлар җәмгыятен төзүдә катнаша һәм соңыннан аның җитәкчесе итеп сайлана. 1970 елда Юртер АКШка яшәргә күчә һәм анда кырымтатар мәдәни ассоциациясе рәисе итеп билгеләнә. Соңга таба, 1976 елда, Мәмәт Сәүдияр һәм Мубейн Алтан белән бергә ул Кырымтатар милли үзәген төзи. 1999 елда АКШта «Birlik» журналы чыга башлый, аның битләрендә Үзәк мирасы турындагы документлар, истәлекләр, танылган сәясәтчеләр белән язышу, фәнни мәкаләләр, публицистик материаллар басыла.