Буа шәһәре прокуратурасы җир законын бозу очракларын кисәткән

Буа муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы эшчәнлегендә закон бозулар ачыкланган
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Буа муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан, “Татспиртпром” ачык акционерлык җәмгыятенә шәхси торак йорт төзелеше өчен арендага җир мәйданнары бирү турында 17 фәрман чыгарылган.
РФ Җир Кодексының 30.1 маддәсенең 3 нче пункты буенча, шәхси торак йорт төзелеше өчен арендага җир, аерым гражданинның гаризасы нигезендә генә бирелергә тиеш. Шул рәвешле, бу очракта да җир участогы бары тик гражданинга гына бүлеп бирелергә мөмкин.
Буа муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының законсыз фәрманнарына карата шәһәр прокуратурасы протест белдергән. Прокурор протестлары тикшерелү нәтиҗәсендә, законсыз хокукый актлар кире кагылган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.