Башкортстан үзенең Төп канунының 15 еллыгын бәйрәм итә

Башкортстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 15 ел тулды
(Уфа, 24 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 15 ел тулды.
Шушы уңайдан Уфада кайбер тантаналы чаралар бара. Бүген Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасында Бакшортстан Конституциясенең шушы юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференция булып үтте. Анда республика җитәкчеләре, депутатлар, галимнәр һәм төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Төштән соң Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Башкортстан Конституциясенең 15 еллыгы уңаеннан тантаналы җыелыш үтә. Аны республика телевидениесы туры эфирда күрсәтәчәк. Тантаналы җыелыш, һәрвакыттагыча, сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамлана.