Алабуганың гүзәл затлар клубы XIX гасыр балын оештыра

Алар шул рәвешчә клубны тәкъдир итә.
(Алабуга, 24 декабрь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Киләсе елның гыйнварында Алабугада XIX гасыр балын оештыру ниятләнә. Шул рәвешчә, шәһәрдә Алабуга өязе дворяннар җыены каршында ике ел эшләп килгән гүзәл затлар клубы үзләре хакында рәсми төстә белдерергә тели.

“Без шулай үзенчәлекле итеп үз клубыбызны тәкъдир итәргә телибез”, - дип билгеләп үтә аның әгъзалары. Клубның төп максаты – гаилә кыйммәтләрен һәм хатын-кызларга карата булган йомшак мөгамәлә кайтару.

Бүген клубта 20гә якын кеше исәпләнә. Эш 10 юнәлеш буенча алып барыла. Алар – этикетка, культурага, чит телләргә өйрәтү, хәйриячелек. Бикәләр клубы һәммә кеше өчен ачык.