Ульяновски төбәгенең татар теле укытучылары конференциясендә Казан галимнәре дә катнашты

Ульяновски төбәгенең татар теле укытучылары конференциясендә Казан галимнәре дә катнашты

(Ульяновски, 24 декабрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски дәүләт педагогия университетында “Мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту барышында яңа технологияләр куллану” дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Анда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, Татар дәүләт гуманитар-педагогик университеты галимнәре, Ульяновски төбәге мәктәпләрендә хезмәт куючы татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Ерак юлны якын итеп килгән кунаклар иң әүвәл ана теле укытучылары һәм Ульяновски педуниверситетының филология факультеты каршында эшләп килүче татар бүлеге студентлары тарафыннан әзерләнгән бай эчтәлекле күргәзмә белән таныштылар. Конференциядә катнашучылар игътибарына милли бүлекнең ундүрт еллык тормышын тасвирлаучы видеофильм да тәкъдим ителде. Аннары булачак мөгаллимәләр үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр - җирле каләм ияләренең шигырьләрен һәм укытучыларга багышланган җырларны яңгыраттылар.

Телебез язмышы хакында сөйләшүдә катнашучыларны беренче булып Ульяновски педуниверситеты проректоры Сергей Хмарский сәламләде. Ундүрт ел эчендә татар бүлеген йөздән артык кеше тәмамлап чыкты, хәзер алар Татарстан, Мәскәү, Ульяновски мәктәпләрендә эшлиләр, диде ул. Ә филология факультеты деканы, профессор Сергей Шаврыгын конференциянең әһәмиятен югары бәяләде. Бу чара татар телен һәм мәдәниятен саклап калу юлларын барлау мөмкинлеге тудыра, дип ассызыклады галим. Губернатор администрациясе консультанты Татьяна Игошина исә төбәгебез мәктәпләрендә милли телләрне үстерүгә игътибар арта баруы турында бәян итте. Быел бик күп мәктәпләрдә “Мөселман мәдәнияте нигезләре” дип аталган факультатив курс кертелде, диде ул.

Ульяновски педуниверситетының әдәбият кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Резеда Садыйкова Сембер каласының татар мәгърифәт учаклары тарихы белән таныштырып үтте. Ульяновски шәһәрендә татар педагогия техникумы 1929 елда ачыла, заманында биредә ана теле укытучылары әзерләүче училище да эшләгән, дини белем бирүче мәдрәсәләр саны дистәдән артык булган, кызганычка каршы, бүген аларның берсе дә юк инде, диде Резеда Камил кызы. Ә “Өмет” өлкә татар газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов газета битләрендә милли мәгариф проблемаларын яктырту темасына тукталды. “Милләт язмышы – мәктәптә”, “Мәгърифәтчеләр” сәхифәләре газетабызда атна саен диярлек дөнья күрә, диде ул. Филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин татар әдәбияты дәресләрендә Сембер төбәгендә дөньяга килгән әдипләр иҗатын өйрәнүгә күбрәк игътибар бирергә киңәш итте. Яшь буын Габделҗаббар Кандалый, Сәхаб Урайский, Ибраһим Нуруллин, Гакыйль Сәгыйров, Рифкать Хисмәт һәм Иделбикә әсәрләре белән танышып үсәргә тиеш, диде ул. Ә ТРның Мәгарифне үстерү институты мөгаллиме Фәйзелхак Ислаев күренекле тарихчы Равил Әмирханга бәйле истәлекләре белән бүлеште. Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы районында туып үскән һәм озак еллар дәвамында мәркәзебез Казанда хезмәт иткән шушы иманлы тарихчыга багышлап киләчәктә семинар уздырырга тәкъдим итәм, диде Ф.Ислаев.

ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Эльвира Юнысова Россия төбәкләрендәге мәктәпләрне татар теле дәреслекләре белән тәэмин итү мәсьәләсенә ачыклык кертте. Дәреслекләр вакытында килеп җитсен өчен җирле мәгариф департаменты безгә заявка җибәрергә тиеш, диде ул. Министрлык вәкиле татар балаларын төбәкара олимпиадага һәм җәйге лагерьларга да чакырды.

Татар дәүләт гуманитар-педагогик университеты профессоры Флера Ганиева өлкәбезнең татар әдәбияты укытучылары өчен данлыклы әдибебез Һади Такташ иҗаты буенча мастер-класс та үткәрде.

Мәркәзебез Казаннан килгән галимнәр Ульяновски шәһәренең 91 нче санлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбендә һәм “Биләр” мәдрәсәсендә дә булдылар. Күренекле шагыйрә Резеда Вәлиева балаларны үзенең иҗат юлы белән таныштырды, укучыларга яңа гына табадан төшкән шигырьләрен бүләк итте.