Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе эпедимия бусагасыннан 54,8 процентка кимрәк

Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе эпедимия бусагасыннан 54,8 процентка кимрәк

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). 2007 елның 14-20 декабрь көннәрендә республика шәһәрләре буенча 229 кискен эчәк инфекциясе очрагы теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда кискен эчәк инфекцияләре белән авыручылар саны 9 процентка арткан, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте.

Республика шәһәрләре буенча бер атна эчендә кискен тын юллары вирус инфекциясенең 8926 очрагы теркәлгән. Грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 54,8 процентка кимрәк. Узган атна белән чагышытырганда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны 6,5 процентка кимрәк.

Узган атнада Казанда 6603 кеше йогышлы авыру эләктергән. Аларның 5783 очрагы кискен тын юллары вирус инфекциясе тәшкил итә. Бу узган атна белән чагыштырганда 1,6 процентка һәм эпидемия бусагасыннан 31,2 процентка түбәнрәк дигән сүз.