Татарстан таможнясы хезмәте агымдагы елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды

Татарстан таможнясы хезмәте агымдагы елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстан таможнясы хезмәткәрләре агымдагы ел башында куелган бурычларны уңышлы үтәгән. Бүген алар 2007 елгы эшчәнлекләренә йомгак ясады. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Идел буе Таможня идарәсе башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Дмитрий Гаранин, Татарстан таможня идарәсе башлыгы Николай Коцюбенко һәм башкалар катнашты.

2007 елның 11 ае дәвамында 39 808 йөк таможня декларациясе рәсмиләштерелгән. Әлеге кенәгәләрнең 100 проценты “бер тәрәзә” режимында бер җаваплы зат тарафыннан эшләнгән. Үз эшендә таможня хезмәткәрләре таможня декларациясенең прогрессив формаларын кулланган, махсус гадиләштерелгән процедураларны эшкә җиккән. Бүгенге көндә тышкы икътисади эшчәнлектә үзен намуслы яктан күрсәткән дүрт оешма бар. Якын арада аларның сафына тагын биш Татарстан оешмасы өстәлергә мөмкин.

Татарстанның таможня вәкилләре федераль бюджетның керем өлешенә 8 миллиард 947 миллион 63 мең сум акча күчергән. Агымдагы елда таможня тирәсе инфраструктурасы оптимизацияләнгән. Вакытлыча саклау складлары хуҗалары реестрына тагын ике оешма теркәлгән – “Трансконтейнер” ААҖ һәм “Азлитражлы автомобильләр заводы” (“ЗМА”) ААҖ. Соңгысында вакытлыча саклау складлары мәйданнарын киңәйтү, предприятиенең һәм Яр Чаллы таможня постының эш режимында кискенлекне киметүгә мөмкинлек биргән.

2007 ел Татарстан таможнясы хезмәтендә ике вакыйга белән тарихка кереп калачак. Аларның берсе – “Алабуга” махсус икътисади зонасында эшкә тотыну белән бәйле булса, икенчесе кәгазь җыелмаларыннан яңа мәгълүмати технологияләргә күчү. Электрон декларация таможняга эш процедураларын гадиләштерергә һәм тизләтергә ярдәм итсә, бизнеска чыгымнарны киметеп, товар әйләнеше тизлеген арттырырга булышлык итә. Татарстан таможнясы идарәсендә яңа технологияләрне эшкә җигү Казан таможня постының 2 нче таможня контроле һәм рәсмиләштерү бүлегеннән башлана. Биредә узып баручы ел дәвамында электрон рәвештә 106 декларация әзерләнгән. Әлегә декларацияләрнең мондый төрен “РОСТЭК-Татарстан” ЯАҖ таможня брокеры файдалана.

Тышкы икътисади эшчәнлектә хокук бозу очраклары арасында, республикага кертелә торган товарның таможня бәясен киметү күзәтелә. Шулай ук төгәл булмаган классификация, валюта законлылыгын бозу фактлары бар. Таможня бәясен тәгаенләү нәтиҗәсендә бюджетка 49 миллион 387 мең сум акча өстәлгән. Таможня хезмәткәрләре 5 миллион АКШ долларына тәңгәл валюта законнарының 232 хокук бозу фактын ачыклаган. 188 очрак буенча мәгълүмат Россия финанслар күзәтчелегенә тапшырылган. Хокук бозулар суммасы якынча 10 миллион АКШ долларын тәшкил иткән.

Таможня хокук бозулары белән көрәштә постконтрольнең роле дә югары. 129 инспекция чарасы нәтиҗәсендә бюджетка 41 миллион сумнан артык акча күчкән.

2007 елның 11 ае дәвамында административ хокук бозулар буенча 711 эш кузгатылган, түләттерергә тиешле акча суммасы 42 миллион 143 мең сумны тәшкил иткән. “Контрабанда” маддәсе нигезендә 43 җинаять эше кузгатылган. Бер җинаять эше РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча Идарәсе белән берлектә ачылган, ул наркотиклар кертүне кисәтүгә кагыла.

Татарстан таможнясы хезмәтенең 2007 елдагы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сөйләгәндә, бер таможня хезмәткәренең дәүләткә 14 миллион сум күләмендә табыш китерүен билгеләп узарга кирәк.