Төмән фанера комбинаты дөнья базарын яулый

Төмән фанера комбинаты дөнья базарын яулый

(Төмән, 24 декабрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкә хөкүмәтенең Зур залында тышкы икътисади эшчәнлек комиссиясе ачыклаган нәтиҗәләр нигезендә «Иң яхшы экспортер – 2007» («Лучший экспортер-2007») конкурсына йомгак ясалып, җиңеп чыгучыларны бүләкләү тантанасы булып үтте.

«Эре бизнес» («Крупный бизнес») номинациясендә милләттәшебез Әлмирә Исламетдин кызы Кәримова җитәкләгән «Төмән фанера комбинаты» акционерлык җәмгыяте җиңүче булып чыкты. Бу предприятие эшләп чыгара торган продукциянең 40 проценты 21 Ауропа илләренә, АКШ ка, Монголиягә һәм якын чит ил республикаларына китә.

Төмәндә Советлар Союзы чорында бер сәүдәгәрнең шырпы заводы нигезендә оешкан Төмән фанера комбинаты эшчәнлегендә, аның үсеш юлында илдә барган барлык икътисади һәм сәяси үзгәртеп кору реформалары, аяктан егылу, югары үрләргә күтәрелү еллары тулы чагылыш тапты. Бу завод, барлык каршылыкларны, авырлыкларны җиңеп, аңа 35 елдан артык гомерен биргән Әлмирә ханым Кәримова җитәкчелегендә төбәгебездә генә түгел, дөнья базарында абруй казанган предприятиегә әверелде. Хәзер фанера комбинаты һәм Әлмирә ханым үзе яулаган хөкүмәт һәм халыкара оешмаларның бүләкләрен санап чыгарлык кына түгел, шуларга менә тагын берсе өстәлде – өлкә Хөкүмәтенең Мактау грамотасы, диплом һәм кыйммәтле приз.

Завод туктаусыз үсеш юлында, бүгенге көндә аның биниһая зур яңа бинасында цехларны иң алдынгы заман техникасы белән җиһазландыру эшләре төгәлләнеп килә, аның киләчәктә үсеш юлларының киңлеге бүгеннән үк күренеп тора. Берничә ел элек, заводның кризистан чыгып килгән көннәрендә, Әлмирә ханымның киләчәктә завод үсешенә бәйле планнарының кайчандыр гамәлгә ашуына ышану да кыен иде, ә бүген исә җитәкченең ул вакыттагы хыяллары чынбарлыкка якыная бара.

«Күп вакыт та үтмәс, Төмән фанера комбинаты дөньяда иң яхшы фанера эшләп чыгаручы предприятие буларак танылачак, - дигән иде ул. Бик күп чит илләрнең Төмән фанера комбинаты продукциясен теләп алуы – аның тауарының югары сыйфатына ачык дәлил.

Тауар җитештерүне үстерү белән бергә, Әлмирә ханым кеше турында ихлас кайгыртучанлык күрсәтә, җәмгыятьне сәламәтләндерүгә үзеннән саллы өлеш кертә. Тиз киләчәктә аның тагын бер изге нияте гамәлгә ашар, дип ышанып була. Төмән тирәсендәге иң маһәбат урман куенында татар өлкәннәре өчен ял һәм саулыкны торгызу учагы торгызып кую турында хыяллана ул. Өлкәннәребезгә туган телдә аралашып, хәләл ризык ашап, дин гамәлләрен үтәп, күңелләре теләгәнчә ял итү, сәламәтләнү өчен барлык шартлар тудырылачак анда, ди Әлмирә ханым.

«Их яхшы экспортер» конкурсы өлкәдә беренче мәртәбә оештырылып үткәрелде. Конкурста төрле номинацияләрдә катнашу өчен 44 предприятие билгеләнгән булган, араларыннан 23 се призлы урыннар яулаган – 5 җиңүче һәм 18 лауреат.

Төмән өлкәсе Хөкүмәте тышкы сәүдә эшләрен үстерүгә зур әһәмият бирә, чөнки чит илләр белән сәүдә эше ил экономикасының төп нигезе булып тора. Агымдагы елда гына да төбәгебездән экспортка киткән тауар, нефть һәм газны исәпкә алмаганда, импорттан ике мәртәбәгә арткан. Агымдагы елда гына да таможня аша чит илләргә 500 миллион долларлык тауар киткән. Бу өлкә Хөкүмәтенең импортны үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлегенең дә уңай нәтиҗәләре, үткәрелгән «Иң яхшы экспортер» конкурсы да - шул юнәлештә үткәрелгән чараларның берсе.