Милли Мәҗлес бинасыннан кырымтатар милли флагы йолкып алынган

Милли Мәҗлес бинасыннан кырымтатар милли флагы йолкып алынган

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе – Корбан бәйрәме узган көннәрдә дүрт билгесез бәндә яңадан кырымтатар халкы Милли Мәҗлесе бинасына һөҗүм итте. Флагштоктан кырымтатар милли флагын йолкып алып, Мәҗлес диварларына кырым татарларын кимсеткән язулар язып киткәннәр. Мәҗлес бинасына мондый һөҗүм беренче тапкыр гына түгел. Әмма гаеплеләр табылмый кала бирә.

«Милли Мәҗлес бинасының тышкы ягына урнаштырылган күзәтү камерасының язмаларына караганда, төнге 22 сәгать 36 минутта дүрт билгесез адәмнәр, араларында бер хатын-кыз да була, бина дивары буйлап үрмәләп менеп, кырымтатар халкының милли флагын тартып алып, җиргә ыргыталар. Моннан тыш, шушы ук адәмнәр Кырымның төп халкы турында мәсхәрәле сүзләр язып китәләр», - дип белдерә Мәҗлеснең матбугат хезмәте.

Вакыйга урынына килеп җиткән Киев районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полковник Виктор Паничкин, һәм шулай ук аның урынбасары, милиция подполковнигы Рәмзи Камилов тикшерү үткәрәчәкләре һәм тәртип бозучыларны табачаклары турында белдерәләр. Милиция хезмәткәрләре диварга язылган сүзләрне дә шәхсән үзләре буяп киткәннәр.

Кырым татарлары мондый гамәлгә, беренче чиратта, хокук саклау органнарының моңа ирек куюларына ачуы чыга, алар җинаять кылучыларны тоту һәм җавапка тарту буенча, хәтта, кыл да кыймылдатмыйлар. Чөнки Мәҗлес бинасына берничә тапкыр һөҗүм ясалуга карамастан, бер генә җинаять эше дә һаман да хокук саклау органнары тарафыннан ачыкланмый кала бирә.