Ленинград өлкәсе Гатчино татарлары Корбан бәйрәменә Шамил Әхмәтшинны чакырды

Ленинград өлкәсе Гатчино татарлары Корбан бәйрәменә Шамил Әхмәтшинны чакырды

(Санкт-Петербург, 24 декабрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Кичә Ленинград өлкәсе Гатчино шәһәре татарларының "Юлдаш" җәмгыяте Корбан бәйрәменә багышланган мәҗлес оештырды.

Фоат Җәләев җитәкчелегендәге "Юлдаш" татар оешмасы кунакка Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшинны чакырды. Шамил Камил улы хуҗаларга Петербург татарларына багышланган китаплар бүләк итте. Милләттәшләрне ихлас күңелдән зур дини тантана һәм шундый матур бәйрәм оештырулары белән котлады. Мәҗлескә җыелучылар каршында "Ярлар" ансамбле чыгыш ясады.

Корбан бәйрәменә багышланган дини чараларны Тосно һәм Кронштадт шәһәрләре татарлары да оештырды.