Бөгелмәдә укучылар арасында үткәрелгән сочинениеләр конкурсына нәтиҗә ясадылар

Бөгелмәдә укучылар арасында үткәрелгән сочинениеләр конкурсына нәтиҗә ясадылар

(Бөгелмә, 24 декабрь, “Татар-информ”, Маргарита Суворова). Бөгелмәдә муниципаль район башлыгы Наил Мәһдиев призына шәһәр күләмендә үткәрелгән сочинениеләр конкурсына йомгак ясадылар. Шәһәрдә мондый конкурс үткәрү күркәм традициягә әверелде.

Сочинениеләрнең алдагылары гаилә темаларына (“Мин әбиемне һәм бабаемны яратам” һәм “Минем иң якын кешеләрем”) багышланган иде. Быел исә мәктәп укучыларына “Минем тормышымда наркотикларга урын юк” дигән темага сочинение язарга тәкъдим ителде.

Беренче турда ике яшь төркемендә 128 бала катнашты. Шуларның 27се икенче турга узды. Финалга иң яхшы 11 сочинение сайлап алынды. Нәтиҗәдә, 3нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Ирина Жилина шәһәр конкурсының абсолют җиңүчесе булып танылды, аңа компьютер тапшырылды.

7нче гимназиянең 8нче сыйныф укучысы Елена Багаева икенче урын өчен диплом һәм цифрлы фотоаппарат белән бүләкләнде. 2нче физика-математика лицее вәкиле Антон Мерцалов өченче урынга лаек булды, аңа кәрәзле телефон тапшырылды. Финалга чыгучыларның берсе дә бүләксез калмады – аларның барысы да Бөгелмә мэры исеменнән акчалата премияләр алды.