11 түбәнкамалы кораллары белән хушлашты

11 түбәнкамалы кораллары белән хушлашты

(Түбән Кама, 24 декабрь, “Татар-информ”). Түбән Кама Эчке эшләр идарәсендә 4-12 декабрь көннәрендә шәһәрдә уздырылган “Сау бул, корал” операциясенә йомгак ясалды.

Декадник уздыру вакытында 18 граждан үз теләкләре белән пистолетлары һәм коралларын тапшырган. Аларның һәрберсенә акчалата бүләк бирелде.

Моннан тыш, рейдлар барышында милиция хезмәткәрләре 11 берәмлек утлы корал алган, ул куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып сакланган, я теркәлмәгән булган. Россия законнарын бозган кешеләргә зур акчалата штраф каралган.

Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, операция тәмамлануга карамастан, законсыз рәвештә корал саклаучы кешеләрне ачыклау рейдлары дәвам итә.