^Бишкәктә татар дискотекасын уздырачаклар

^Бишкәктә татар дискотекасын уздырачаклар

(Бишкәк, 24 декабрь, “Татар-информ”, Гөлгенә Шонкорова). Бүген Бишкәк “Туган тел” Татар-башкорт мәдәни үзәгенең активистлар төркеме татар яшьләре өчен бию кичәсе уздыра.

Дискотеканы оештыручылар К.Мусина, Д.Нуретдинова, Р.Багданов кызыклы программа әзерләгән – биредә төрле уеннар, бүләкләр көтелә. Моннан тыш, туган телдә шигырьләр һәм җырлар яңгыраячак.